Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

5 кызның әнисе, язучы, журналист Зөлфия Мансур авыр хәлдә

Язучы, биш кызын берүзе үстереп, аякка бастырган батыр ана Зөлфия Мансур хәзерге вакытта авыр хәлдә ята. Ул инсульт кичергән. Бу хәл 6 сентябрь көнне булган.

Бу турыда "Идел" журналы хәбәр итә. Зөлфия апа Арчага энесенә бәрәңге алырга булышырга кайткан булган, Казанга китәргә җыенган чакта инсульт аны аяктан еккан. Арча хастаханәсендә ашыгыч операция ясаганнар. «Әниебез тормышта авырлыкларны мулдан күргән кеше, хәзер исә аның сөенеп яшәр чагы. Операциядән соң йоклаган кебек кенә ята, тизрәк күзләрен ачып, савыгуына өметләнәбез. Без аның көчле рухына ышанып калабыз!» - дип сөйләде олы кызы Рәфинә Ганиуллина. Без дә Зөлфия Мансурның тизрәк терелүен, «Кызлы йорт»ның янәдән шатлыклы авазларга күмелүен теләп калабыз!


idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250