Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

5 яшьлек бала фея булам дип үз-үзенә ут төрткән

Әбисе азык-төлек кибетенә чыгып киткәч, бала бер сәгатькә караучысыз кала.

Әти-әнисе эштә була. Шушы вакыт эчендә бала Винкс мультфильмын карый һәм андагыча фея булырга теләп, 50 % тәнен пешерә. Аңа бик күп операция кичерергә туры килә.

Соңрак ачыкланганча, кызчык агач таякчыклар алып, газны кабыза, фея кебек утлы таякчыклар белән җилпенеп йөргәндә, киеменә ут каба.

- Башта ул аны сөлге белән сүндерергә тырышып карый, аннары фатир буйлап ут сүндергеч эзли. Ахыр чиктә ваннага кереп, утны су белән сүндерә. Түбәнге катта яшәүче күршегә йөгереп төшеп, ашыгыч ярдәм чакырттырта, - дип сөйли кызның әнисе Юля Ежова.

Соняны тиз арада республика балалар хастаханәсенә алып китәләр, аннары тән пешү бүлегенә озаталар. Өченче дәрәҗә тән пешү җәрәхәте алган кызчыкка инвалидлык бирелгән. Ул инде 7 операция кичергән, аякларына донор тире күчереп утыртылган.

Әлеге хәлдән соң баланың бүлмәсендәге Винкс уенчыкларын, рәсемнәрен юкка чыгаралар. Шулай да Соня һаман да очу турында хыяллана икән.

Чыганак: arskmedia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250