Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

5 яшьлек бала инешкә егылып төшеп агып киткән

Ел саен республикада язгы ташу, боз китү вакытында сулыкларда кеше бату очраклары теркәлә. Мондый аяныч хәлләр, нигездә, яр буйларына якын бару, саксызлык һәм балаларны игътибарсыз калдыру аркасында килеп чыга.

8 апрель көнне Югары Ослан районының Ямбулат авыл җирлегендә булган хәл тетрәндереп җибәрде. Көндезге 14.00 сәгатьтә 5 яшьлек ир бала ике абыйсы белән саф һава суларга урамга чыгып киткән була. Өйләреннән 100 метр ераклыктагы инеш буена килгәннәр. Алар 3 метр киңлектәге инешкә арткылы салынган бүрәнә буйлап каршы ярга чыгарга уйлыйлар. Өлкән абыйлары бу эшне башкара алган, ә биш яшьлек энеләре суга егылып төшкән. Аның киемнәренә су сеңеп, аска өстерәгән. Ул баткан. Курыккан балалар ярдәмгә чакырганнар.
Берничә сәгатьтән соң баланың гәүдәсен ваҗига булган урыннан 250 метр ераклыкта табып алганнар, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең матбугат хезмәте.
Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250