Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

50 елдан соң очрашу 

Исән чакта күрешергә язсын,  Бу очрашу соңгы булмасын.

50 елга якын вакыт үтеп киткән, 

Тәмамлауга Чапшар мәктәбен. 

Бүген инде әби-бабай булып, 

Килер идек сиңа, мәктәбем. 



Килдек бүген сабакташлар белән, 

Очрашуга, без зур кичәгә. 

Сөйләшергә, хәлләр белешергә, 

Чын күңелдән бәйрәм итәргә. 



Без укыган мәктәп юк шул инде, 

Калды анда бик күп истәлек. 

Саный китсәң матур мизгелләрне, 

Искә алу өчен җитәрлек. 



Түшәмендә безнең караш калды, 

Стенада без әйткән сүзләр. 

Такталарда безнең язу калды, 

Идәнендә без йөргән эзләр. 



Безнең мәктәп юк бит инде диеп, 

Күңелегез, дуслар, тулмасын. 

Исән чакта күрешергә язсын, 

Бу очрашу соңгы булмасын. 

                                Гөлфинур Хәйруллина – Корбангалиева 
                                                                       Бөрбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу