Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

50 мең, 100 мең, 1 млн... Татар артистлары Сабантуйларда күпме акча эшләгән?

Менә ел буе зарыгып, сагынып көтеп алган, бөтен татар дөньясын дер селкеткән, иң яраткан милли бәйрәмебез - Сабан туе да гөрләтеп-шаулатып узып китте. Аның матур, якты хатирәләре ел буе күңелләрдә сакланыр, кышкы салкын кичләрдә җаннарны җылытыр. Ә татар артистлары өчен исә Сабан туе - аеруча үзенчәлекле бәйрәм. Алар анда күңел...

Гөлгенә Кәлимуллина: Чувашиядә бер генә Сабан туенда эшләп 10 мең акча алган.

Зөлфәт Зиннуров: Арча районы Апаз авылында - бер генә Сабан туенда 50 меңгә якын акча эшләгән.

Алинә Шәрипҗанова: Саба районы Миңгәр авылы һәм Түбән Кама шәһәре - ике Сабантуйдан 60 мең.

Артур Салихов: алты Сабантуйдан, шул исәптән Балтач, Чаллы - 50-100 мең.

Сөмбел Билалова: Быел Татарстан Сабантуйларында катнашмаган, Рига һәм Мәскәү Сабан туен алып барып һәм җырлап, бер клип төшерерлек акча эшләгән - 50-100 мең.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: өч Сабантуйдан 90 мең.

Ильмира Нәгыймова: биш Сабантуйдан 100 мең.

Ландыш Нигъмәтҗанова: Ландыш өчен быелгы бәйрәмнәр иң уңышлы елларның берсе булган, чөнки җырчы Сабантуйларда ярты миллион акча эшләгән!

Илназ Баһ: май аеннан башлап 15ләп Сабан туенда катнашып, 1 миллионга якын акча эшләгән! Быел Илназ Сабантуйлардан бик уңган!

Сораштыруда катнашкан кайбер артистлар бик серле булып чыкты, күпме акча эшләгәннәрен яшерде. Салават Миңнеханов җырчы Гүзәлем белән 6 Сабантуйда катнашуын белдерде, әмма күпме акча эшләгәннәрен әйтмәде, "үзегез санап чыгарыгыз инде", диде...

Нурзадә исә барлыгы 6 Сабантуйда катнашкан, акча мәсьәләсендә серле генә "күпме эшләдем, барысы да үземнеке, акча санап утырганны яратмыйм, гафу итегез, бу минем шәхси эшем", дип белдерде.

Замирә Рәҗәпова быел 5 Сабантуйны алып барган, күпме акча эшләвен яшерде, "коммерческая тайна" дип җавап бирде.

Раяз Фасыйхов та "Сабантуйларда катнаштым, акчасын әйтмим", диде.

Алия Исрафилова быел бер Сабан туенда да катнашмаган, бәйрәмне гаиләсе белән үткәргән.

Чәчкә исә "акча турында сөйләшергә яратмыйм, күпме икәнен әйтсәм, мактанчык дип әйтүләре бар", диде.

Булат Бәйрәмов Питрәч район Сабан туен алып барган (Ләйсән Гыймаева белән бергә). Шулай ук Мамадыш районы Түбән Ошма авылы кичке Сабан туенда, Балтач районы Сабантуенда эшләгән. "Күпме акча эшләү турында беркайчан да сөйләмим... Булганына шөкер итәргә кирәк. Эшләгәне җитә!" - дип белдерде ул.

Ильвина, Фәнил Вакказов, Ранил Нуриев, Ләбибә, Әмир Латыйпов, Гөлнара Габидуллина, Энҗе Шәймурзина, Алинә Даутова, гомумән, сорауга җавап бирергә теләмәде.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Фото: http://kbr.news-r.ru.images.1c-bitrix-cdn.ru/upload/iblock/6b5/6b5fd95baadc248e427bf82cdeee86e7.jpg?1431674380199300

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250