Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

60 ел борынында әфлисун орлыгы белән яшәгән...

Ул очраклы рәвештә аннан килеп чыга.

Йоркширда яшәүче 68 яшьлек Бетти Макфэйл борынындагы әфлисун орлыгы белән 60 елга якын яшәгән. Бу хакта Daily Star хәбәр итә.

Хатын гомер буе борын тыгылуыннан интеккән. 2 декабрьдә ул танавын чираттагы тапкыр чистартканнан соң салфеткада әфлисун орлыгы тапкан. Аның игезәк энесе Тоня, туганыннан бу хәбәр турында ишеткәч, аңа балачакларындагы бер вакыйганы исенә төшергән.

Бетти бала чагында әфлисун ашаганда туганы белән әрләшә башлый. Тоня кызны этеп җибәрә һәм ул борыны белән әфлисунга төртелә. Бу 1960 еллар башында була, игезәкләргә ул вакытта якынча ун яшь булган.

Бу вакыйга турында онытылган. Арытаба Беттиның сулышы кысыла башлый һәм ул авызы аша суларга мәҗбүр була. Моннан тыш, аның танавы белән дә проблемалары була, әмма аны дәвалый алмыйлар, дип яза Кызыл таң.

- Мин болай рәхәт итеп сулыш алып булганын белми дә идем, - ди хатын.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфлисун