Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

60 метр җир калгач (фото)

Балтач бистәсенеӊ үзәген җиӊел машиналардан арындыру һәм аерым туктап тору урыннары булдыру юнәлешендә эш башланды. Элекеге «Татфондбанк» бинасы артында үзәкнеӊ үзендә машиналар кую өчен менә дигән урын әзерләнде.

Эшкә керешер алдыннан, бу машина кую урыны Мәдәният үзәгендә уза торган чараларга килүчеләргә дә уӊайлы булачак, дип ышандырылды. Тукталыш урыны әзер, әмма анда машина гына куючы кеше юк. Ни өчен? Беренчедән, машина кую урыны турында юл билгесе юк, икенчедән, мәдәният үзәгенә бара торган 60 метр җир кеше атлап уза торган түгел. Бистәнеӊ үзәгендә чүп оясы булырга тиешме һәм аны кем асфальтын салган, уты булган, кеше йөри алырлык дәрәҗәгә китерергә бурычлысы соӊ?! Бу очракта бистәнеӊ башкарма комитеты бу эшне оештыруныӊ башлап йөрүчесе булыр, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250