Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

67 яшьлек хатын-кыз өстенә печән төргәге төшеп һәлак булган

Бик кызганыч. Әле бит яшисе дә яшисе иде үзенә.

Кичә Мамадыш районының Түбән Яке авылында 67 яшьлек хатын-кыз печән төргәге төшкән. Ул шунда ук һәлак булган. Аның кичә туган көне булган.

Шәмсегөл Ганиева ире Рафаэль абый соңлап кына кавышып, өч бала үстергән. Кызганыч, инде ире моннан берничә ел вафат булган. Ике баласы үз тормышы белән яшәгән. Авылдашлары Шәмсегөл апаны бик тырыш иде дип искә ала.

— Җәй буе җиләк сатты, көзен гөмбә. Күп итеп маллар тота иде. Сыерын да бетермәде. Авыл янындагы «Сайкичү» базарында эшләүчеләрне һәр көн саен сөт белән тәэмин итеп торды, — ди алар.

— Бик кызганыч. Апабыз өстенә печән төргәне төшкән. Әле бит яшисе дә яшисе иде үзенә. Бар тормышы җитеш иде. Урыны оҗмахта булсын инде, — ди туганы Венера.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев