Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

7 февраль — гаҗәп көн!

Аның белән бәйле бик кызыклы сынамышлар бар. Укыгыз, елмаегыз!

Бүген кияүгә чыкмаган кызларга, ялгыз хатын-кызларга күз тияргә мөмкин икән. Шуңа аларны мактарга, комплиментлар ясарга кирәкмәс. Махсус рәвештә күз тидерергә тырышып, мактаучылар яныгызда булса, кулыгызны кесәгә тыгыгыз һәм кукиш күрсәтегез, кызлар!

Бүген шәфкатьле, матур эшләр башкару хәерле. Ләкин ул эшләр белән мактанырга һич тә ярамый! Бүген мактанган кешенең барлык гаиләсенә күз тияргә мөмкин, ди. Талаш-ызгыш, алдашу, хыянәт, акчасызлык башлануын теләмәсәгез, мактанмагыз.
Планнарыгыз турында сөйләүдән дә тыелып торыгыз. Киресе чынга ашарга мөмкин.

7 февральдә уйнап кына әйткән сүз дә чынга ашарга мөмкин. Ирләргә өйләренә буш кул белән кайтырга ярамый! Икмәк яисә тоз алып кайтсыннар. Аннан тыш тагын сөт, тәм-томнар да булса, бигрәк яхшы!

Бүген савытка сөт салганда ул ташып китсә, борчылмагыз, шатлык киләчәк! 7 февральдә хатын-кызга чәчәкләр бүләк итүчене бәхет көтә!

7 февраль сынамышлары:
Иртән көн нинди — киләсе кышның беренче яртысы шундый булачак. Төштән соңгы һава торышы киләсе кышның икенче яртысын фаразлый.
Саескан агачның аскы ботакларына утырса, җил чыгачак.
Йолдызлар җемелдәсә, көчле чыгар яисә нык салкынайтыр.
7 февральдә көчле кар явуы көзнең иртә киләчәге һәм озакка сузылачагын хәбәр итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар