Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

7 нче һөҗүм Балтач районы «Хезмәт» газетасынамы

12 апрель көнне барыбыз да яратып, «Бөтендонья косманавтика» көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне еракка, йолдызларга очасы, космоста бары үзеңне генә хуҗа итеп тоясы килә.

Кукмарадан Балтач бистәсенә автомобиль белән килгән Н.ны һәм аның иптәшен нинди уйлар биләгәндер, әйтә алмыйбыз. Әммә, төнлә 23 сәгать 35 минутта булган авария аларның бу фикерләренә чик куя. Әти бүләк иткән «Фольксваген Тигуан» машина хуҗасын һәм пассажирын 12 саклагыч мендәре белән саклап калса да, үзе зур зыян күрә. Бәхеткә каршы, нәкъ шушы өй хуҗалары «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырткан булганнар, шәфкать туташы да капкадан аяк кына атлаган була. Ә күршедә ... район эчке эшләр бүлеге участок инспекторы гаилә низагын тикшерергә төшкән икән. Руль артында утырган А. күпме мин гәепле түгел, дип исбатласа да, аның күп дәрәҗәдә алкоголь кулланганы Балтач үзәк шифаханәсендә ачыклана. Зыян күргән йорт хуҗалары исәбе буенча, соңгы 3 елда, бу урамда урнашкан 3 йорт шушындый 6 машина һөҗүмен кичергән икән. Чиратта безме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев