Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

70 яшьлекләр очрашты... (+фото)

Чал тарихлы Яңгул урта мәктәбен 1966 елда ике – 10 һәм ике 11сыйныфлар тәмамлады.

Ул чорда Яңгул мәктәбенә күрше авыллардан: Ор, Смәел, Шеңшеңәр, Борнак, Сәрдегән, Биктәш һәм Салавыч авылларыннан, хәтта Түнтәр, Нөнәгәр авылларыннан йөреп укыдылар. Детдом балалары белән берлектә матур итеп яшәделәр, укыдылар. Бу чорда эшләгән укытучыларның күпчелеге инде вафат, исәннәре дә берничә генә.

Без –  укытучыларда шулар арасыннан Х а сыйныфы турында язу фикере туды. Бу сыйныфка укучылар сайлап тупланган диярсең. Алардагы бер-берсенә карата игътибарлылык, ихтирамлылык, оешканлык мәктәп елларыннан башланып, 70 яшькәчә дәвам итте.Бу матур сыйфатларны тәрбияләүдә беренчедән әти -әниләренең өлеше зур булса, икенчедән 5сыйныфтан 10 сыйныфка кадәр класс белән җитәкчелек иткән Фәрит Закир улы Хәсәновның (мәрхүм инде) зур хезмәте дип бәяләргә кирәк. 

Араларында нинди генә хезмәт кешеләре юк. Күпчелеге читтән бәхет эзләмичә, үз язмышын туган төбәк, авылы белән бәйләп, шушында хезмәт итеп, гаилә корып, балалар, оныклар үстереп, йорт-җир җиткереп яшиләр. Күпләре институт, техникум, училище тәмамлап , үз профессияләренә тугры калып, матур хезмәт күрсәттеләр.Зур пост биләп тә гади булып кала белгән Ринат Җәләлов һәм оста оештыручы Вәзил Вәлиевның булуы белән дә бик бәхетле булдылар сыйныфташлар.

Ринат гади электмонтердан Татарстан республикасы Элемтә Министры дәрәҗәсенә күтәрелде.Аның яшәү рәвеше, белемгә омтылышы, укытучыларга, сыйныфташларына, үзе укыган Ор башлангыч, Смәел сигезьеллык, Яңгул урта мәктәпләренә, үз авылына кылган изге гамәлләре күпләргә үрнәк булып тора. Вәзил Вәлиев Казан дәүләт Мәдәният институтын тәмамлап, авыл һәм район халкына хезмәт итте. 41 ел мәдәният йортын җитәкләде.Оста оештыручы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртә. Мәктәпне 5ле билгеләренә генә тәмамлаган Дамир Салихов Балтач районы почтасын, аннан Казан шәһәре элемтә челтәрен җитәкләде.Туган авылы Сәрдегән аның ярдәмен тоеп яшәде.Ринат Заһидуллин Ветеринария институтын тәмамлап, туган колхозына эшкә кайта.Ветеринария врачы, баш зоотехник булып эшләде, озак еллар дуңгызчылык комплексын җитәкләде. Нәкыйп Сафиуллин МЭТ комплексын, Гөлзада Миннеханова авыл советында, Фәрит Гыйлаҗев башта шофер, соңрак хуҗалыкта амбар мөдире, Наил Фатыйхов (мәрхүм) тәгәрмәчле тракторда гомер буе тырыш хезмәтен куйды ( КПССнын ХХVсъезды делегаты), Наил Нәкыйпов зур җинү яулап эшләгән механизатор.Детдомда тәрбияләнгән, мәктәпне 5ле билгеләренә генә тәмамлаган Түбән Кама шәһәрендә яшәп ятучы Рашит Мусин, Марзия Гыйләҗиева Казанда, Алексей Майоров Түбән Камада, Ирек Харисов Чистай шәһәрендә яшәп, матур хезмәт юлы уздылар. Җор телле Алексей эшмәкәрлек белән шөгыльләнде. “Һәр кайтуымда Яңгулны, мәктәпне, детдомны, укытучыларымны, тәрбиячеләремне  сагынып, җылы хисләр белән искә алам”,– ди ул.Ор авылы кызы Әлфия Хәлиуллина Түбән Камада яшәп, юл төзү оешмасында ирләр белән бер дәрәҗәдә авыр хезмәт куя. Санап китсәк, озакка сузыла... 

Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасы битләрендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев