Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

8 кешелек гаилә, йорт сатып алган көнне янгын чыгып, урамда калган

Янгын чыккан көнне йортны сатып алуга килешү төзиләр. Кызганыч, күп тә үтми йортлары янып көл була.

Яшел Үзәннең Олы Ачасыр авылында йорт янып 8 кешелек гаилә урамда кала. Әлеге гаилә Таджикстаннан кайтып урнашкан була. Янгын чыккан көнне йортны сатып алуга килешү төзиләр. Кызганыч, күп тә үтми йортлары янып көл була.

– Әлеге гаилә безгә кайтканда балалар әтиләре белән генә иде. Аларны әниләре ташлап киткән диделәр. Күптән түгел Зиадулла яңа хатын алып кайтты. Алар бик аңлашып, матур гына яшиләр иде. Тик кызганыч, ут бар нәрсәне харап итте. Әлегә ут чыгуның сәбәпләрен әйтмиләр, беренче булып сарайлары яна башлаган, – ди Олы Ачасыр авылы җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин. – Йорттан документларны гына алып чыга алганнар. Беренче көнне авылдашыбыз Әнвәр абый бу гаиләне үзләренә сыендырды. Мәктәп белән мәчет ашату ягын кайгыртты. Бүгенге көндә алар авыл советы бинасының бер бүлмәсендә яшәп тора. Бу гаиләне ничек тә йортлы итәсе иде.

Әлеге гаиләдә 13,11, 8, 7 яшьлек кызлар һәм 10, 5 яшьлек малайлар тәрбияләнә. Алар йорт-җирсез, бер тиен акчасыз һәм кием-салымсыз калганнар. Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр Зиадулла Лолаев исемендәге 4276 1603 8643 0442 Саклык картасына  (карта  89274221549 телефон номерына беркетелгән) акча күчерә ала.

 

Гөлгенә Шиһапова

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын