Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

8 март сезнең өчен нинди бәйрәм (сораштыру)

Ринат ЗАРИПОВ, «Балтач газы» идарәсе хезмәткәре: «8 март ул минем өчен балачактан, яшүсмер вакыттан хәзерге көннәргә тикле бөтен дөньяда үткәрелә торган Зур бәйрәм - Хатын-кызлар көне, Әниләр бәйрәме, Яз бәйрәме, чәчәкләр һәм бүләкләр бәйрәме. Әлбәттә, беренче котлаулар әниләргә, сөйгән ярларга, туганнарга, дусларга, хезмәттәшләргә булырга тиеш. Хатын-кызлар хәзерге заманда көчле затлар...

Ринат ЗАРИПОВ, «Балтач газы» идарәсе хезмәткәре: «8 март ул минем өчен балачактан, яшүсмер вакыттан хәзерге көннәргә тикле бөтен дөньяда үткәрелә торган Зур бәйрәм - Хатын-кызлар көне, Әниләр бәйрәме, Яз бәйрәме, чәчәкләр һәм бүләкләр бәйрәме. Әлбәттә, беренче котлаулар әниләргә, сөйгән ярларга, туганнарга, дусларга, хезмәттәшләргә булырга тиеш. Хатын-кызлар хәзерге заманда көчле затлар - ир-атлар белән тигез хокукка ия булып, бер сафта тигез адымнар белән илне, тормышыбызны, гаиләләребезне алга алып баралар».
Ирек ХӘКИМУЛЛИН, танылган тамада: «8 март минем өчен ул башваткыч көн. Ни өченме, чөнки әнигә, әбигә, сеңелгә, яраткан кызга һәм дә ки хезмәттәшләргә нинди бүләк алырга, каян акча җиткерергә дигән сорау туа. 23 февральгә сиңа бүләк биргәннәр икән, 8 мартка бирмичә дә булмый. Шуның өчен бу көн - башваткыч
көн!!!»
Илһам ӘШРӘФҖАНОВ, шәхси эшмәкәр: «Халыкара хатын-кызлар бәйрәме минем өчен кадерле кешеләрем - әниемнең, тормыш иптәшемнең, кызымның һәм барлык хатын-кызларның зур бәйрәме. Шул уңайдан барлык гүзәл затларны да әлеге бәйрәм белән котлыйм. Борчу-кайгылар барыгызны да читләтеп үтсен. Вакытсыз гөлләр шиңмәсен, газиз балаларыгызның - мәхәббәт җимешләрегезнең игелекләрен генә күреп яшәргә язсын. Татулык, тынычлык, мәхәббәт гомерлек юлдашыгыз булсын.
Айрат СӨЛӘЙМАНОВ, Нөнәгәр мәктәбе директоры: "Язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне минем өчен кадерле әниемә, әбиемә, сөекле хатыныма, яраткан кызларыма, бердәнбер сеңлемә, хисләремне, рәхмәтләремне кабат белдертә торган көннәрнең берсе".
Вәзил ВӘЛИЕВ, мәдәният ветераны, Ор авылы: "Кадерле хатын-кызларыбызны күпмедер дәрәҗәдә хөрмәтләп алу көне итеп кабул итәм. Тарихка күз салсак, бу бәйрәмне 19 гасыр урталарында ук билгеләп үтә башлаганнар.1914 елдан даими үткәрелә торган бәйрәмгә әверелгән. Күргәнебезчә, бу бәйрәм бер вакытта да үзенең кыйммәтен югалтмыйча, һаман яшәп килә".
Зиннур ӘСХАДУЛЛИН, Куныр авыл җирлеге җитәкчесе: "8 март - чәчәкле яз бәйрәме ул. Форсаттан файдаланып хөрмәтле әниләрне, дәү әниләрне, сөйкемле кызларны, матур сеңелләрне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телим. Газиз балаларыгызның игелекләрен генә күреп, бәхетле, мул, имин тормышта яшәргә язсын. Татулык, тынычлык, мәхәббәт гомерлек юлдашыгыз булсын".

Фото: a-a.d-cd.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250