Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

81 яшьлек Зинаида Кононова моргта терелгән

Курск өлкәсендә могҗизага тиң вакыйга булган – операция өстәлендә үлгән бер әби моргта терелгән. Бу хәлне һич кенә дә көтмәгән медикларның, әлбәттә, котлары алынган.

81 яшьлек Зинаида Кононова - сугыш баласы, әтисен 1943 нче елда фронтта югалткан. Гомере буе колхозда савымчы булып эшләгән, бүгенге көндә Горшеченск районының Боровка авылында ялгызы гомер иткән. Шул ук авылда сеңлесе һәм аның кызы Татьяна гел хәлен белеп торганнар. 13 августта пенсионерның эче авыргач, туганы Зинаида Дмитриевнаны район хастаханәсенә илтә. - Моңа кадәр аның сәламәтлегенә зарланганы булмады. Тезләре авырта иде, - дип сөйләгән Татьяна Леонидовна. - Башта ул капельница астында ятты, ләкин кичке якка хәле начарлана башлагач, операция бүлмәсенә озаттык. Табиблар, операциядән соң апаның хәле авыр, аны реаниматологлар коткарырга тырыша, диделәр.Соңрак үлде дигән хәбәрен җиткерделәр. Табиблар Зинаида Дмитриевнаның үлемен 13 августта 23:50 сәгатьтә теркәгән. Хатынны якыннары икенче көнне җирләргә карар кылып, иртән үк ритуаль агентлык белән килешкәннәр. Әмма иртәнге 9да Татьяна Леонидовнага дәваханәдән операция ясаган хирург шалтыратып, апагыз үлмәгән булган, дигән. -Ничек? Әлбәттә, Аллага шөкер, әмма шулай була мени? Мин башта ышанмадым,- дигән Татьяна. Ә ул җавап итеп: - Зинаида Дмитриевна 15 минут клиник үлем кичерде, ә аннары аны коткарырга тырыштык һәм коткардык!- дип сөйләгән табиб. Нигә миңа шалтыратмадылар, дип сорагач: - Гафу итегез, үлем белән көрәшеп, аңа вакыт та җитмәде,- дигән табиб. Азактан анестезиолог сөйләвенчә, шул вакытта барлык приборлар һәм тышкы билгеләр биологик үлемне күрсәткән. Әби 15 минут клиник үлем кичергән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Татьянага, әбиегез моргта иде инде, кире алып чыктылар, дигәннәр. Кичтән карчыкның мәетен каталкада моргка кертеп куйган шәфкәть туташы иртән ишеген ачуына идәндә яткан тере кешене күреп, кычкырып җибәргән, ди. Төне буена әбинең гомере өчен көрәшкән табиблар хәзер җавап бирергә тиешләр. Үлгәч 2 сәгать тоту урынына алар мәетне 1 сәгать 20 минуттан соң моргка җибәргәннәр. Менә шундый вакыйга булган. Аңына кигәч, әби башта ИВЛ аппараты астында яткан, дарулар белән дә дәвалаганнар. Хәзер инде аның хәле әйбәтләнгән. Теге дөньяны күрде микән, анысы әлегә билгесез, сөйләп өлгермәгән.

Автор : Каспранова Ләйсән

Чыганак: mk.ru Фото: Mk.ru

https://matbugat.ru/news/?id=30142

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев