Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

85 песи һәм 25 эт асраучы: «Мин үз акылымда»

Республиканың бер районында 85 песи һәм 25 эт асраучы кеше яши. Дуслары халыктан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, ханымны аңламаучылар, гаеп атучылар, әшәке сүзләр әйтүчеләр күп булган.

Шуңа күрә ул бездән үзен дә, яшәгән җирен дә күрсәтмәвебезне үтенде. Язмабыз өчен генә без аны Наташа дип куйдык.

– Минем “башым да китмәгән”, имин булмаган гаилә дә түгелбез. Узган гомерем дә имин иде. Үз акылымда, адекват кешемен. Йортыбыз да чиста, пөхтә. Бик җитди авыру белән авыргач, 2017 елда бизнесымны югалттым. Шуннан бирле аякка баса алганыбыз юк. – диде ул безгә моңсу тавыш белән. – Ә йорт хайваннарын мин бик кызганам. Ләкин халыкның шулкадәр начар мөнәсәбәтеннән бик арыдым. Безнең хәлебез чыннан да бик начар, ярдәм дә кирәк. Ләкин чын күңелдән ярдәм итүчеләр булмавын да беләм. Дустым минем рөхсәттән башка гына хәбәр язып элгәннән соң, күпме әшәке сүз ишеттем. Шуңа күрә безгә карата артык игътибар булуын теләмим.

Узган ел гаилә, йорт хайваннары кешеләрне борчымасын өчен, шәһәр яныннан махсус йорт та сатып алган.

– Берничә ел безнең турында сюжет эшләгәннәр иде. Ләкин ярдәменнән бигрәк, зыяны гына булды. Аннан соң ташландык эт һәм песиләр бик күпкә артты. Шуңа күрә мин бу хәл кабатланыр дип бик куркам. Миңа болары да бик җиткән. Мин аларны үз теләгем белән асрамыйм. Аларның барысы да урамнан алып кергәндә, авыру, гарип иде. Барысын да карап тәрбияләдек, дәваладык. Минем аларга аллергиям бар, астма белән авырыйм. Гомердә дә йорт хайваннары тотканыбыз юк иде. 2015 елда беренче песигә ярдәм күрсәткән идек. Шуннан соң китте менә..

Хәзер ул эт-песиләрен ышанычлы кулларга тапшыра алмыйм, дип борчыла.

– Сез Казанда яхшы приютны әйтә аласызмы? Анда нинди хәлләр икәнлеген белмисез ахры… Минем эт-песиләрем бик чиста яши. Берсе дә авырмый.

Кыска кына сөйләшү вакытында да мин Наташаның ярдәмчеллегенә, хайваннарга карата эчкерсез мөнәсәбәтенә шаккаттым. Ә бит телефонны бөтенләй башка төрле кеше алыр дип уйлаган идем. Шуңа күрә бу вакыйга чын хәлне белми торып, кешегә таш ыргытканчы, мең кат уйларга кирәклеген кабат исбатлады.

 

Зөһрә Садыйкова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эт песи