Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

9 августка кадәр җылы көннәр көтелми

Уртача айлык температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 9 августка кадәр җылы һава торышы әлегә көтелми. Беренче декадада чагыштырмача салкын булачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте.

Августта уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан түбәнрәк булачак. Уртача 17-18 градус тәшкил итәчәк. Беренче декадада һава температурасы нормадан алты градуска түбәнрәк булса, уртача айлык температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин.

Явым-төшем июльгә караганда әзрәк булыр дип фаразлана. Профессор июльдә температура нормадан 1,5-2 градуска түбән булганын әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы