Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

9 айлык баланың башы бишектә кысылып калган...

Бишек кулдан эшләнгән булган...

9 айлык баланың үлеме факты буенча Чишмә районара тикшерү бүлеге "саксызлык аркасында үлемгә дучар итү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Русия Тикшерү комитетының республика буенча Идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 29 октябрьдән 30 октябрьгә каршы төндә малай кулдан ясалган балалар бишегендә вафат булган. Аның башы бишекның чите һәм төп нигезе арасында кысылып калган. Малайның муены буылган... Әнисе баланың гәүдәсен иртән генә күргән.

Хатын-кыз ашыгыч ярдәм чакырткан һәм полиция хезмәткәрләренә шалтыраткан. Тикшерүчеләр, вакыйга урынын карап, суд-медицина экспертизасы билгеләгән. Хәзер сабыйның гаиләсеннән һәм башка шаһитлардан сорау алалар. Гаиләнең торак-көнкүреш һәм социаль яшәү шартлары тикшерелә, килеп туган хәлгә китергән барлык сәбәпләр һәм хәл-шартлар ачыклана, дип яза Кызыл таң. "Балалар бишеге аны эксплуатацияләгәндә куелган куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәүгә эксперт тикшеренүен уздыру өчен алынган", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән