Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аң булырмы безгә...

Чисталык икеайлыгының яртысы тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Ә тирә-юнебезгә салкын караш әле дә сакланып килә.

Бүген Административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Анда Кече Лызи, Кариле, Чапшар, Чепья, Тагашур авылларында яшәүче, капка төбенә һәм тиешсез урынга төзелеш материаллары куйган кешеләр чакырулы иде. Кемдер беркетмә төзегәннән соң хатасын төзәтеп, үз территориясендә урын табып, материалларны урнаштырган булса, икенчеләре җир кипмичә бернишли алмыйбыз, дип аңлатты хәлләрен. Андыйларга комиссия тарафыннан 20 майга кадәр вакыт бирелде һәм әлегә штраф салынмады. Хөрмәтле райондашлар, әлеге беркетмәләр кызыктан төзелми, һәрбер юнәлешнең үз законы һәм аны үтәргә кирәк. Тирә-юнебезне бергәләп саклаганда гына капка төбендә хәтфә үлән үсеп, авылларыбыз матур булып, балкып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык