Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ә мин сиңа бәхет теләмим...

— Рәхмәт... — дип елмаерга тырышты Дилә, наркоздан соң аңына килеп, күзләрен ачкач. — Хәзер мин яшим инде!

— Әлбәттә, яшисең! Иреңә рәхмәт. Минемчә, ул синең өчен бөерен генә түгел, йөрәген дә бирергә риза, — дип җавап итеп елмайды доктор. — Хәер, мондый чибәр ханым өчен бернәрсә дә кызганыч түгеллеге гаҗәпләндерми шул...

Операциядән соң Дилә озак кына дәваханәдә ятты. Иршатка да тернәкләнер өчен ярыйсы гына вакыт кирәк булды. Берничә көн дәваханәдә булганнан соң ул ике атналап өйдә дәваланды, табиблар кушкан барлык рекомендацияләрне үтәргә тырышты. Вакытын эшсез үткәрергә яратмаган Иршатка авыр иде. Әлбәттә, уенда көн-төн Диләсе булды. Бергә үткән уртак тормышларын ул яңадан күз алдыннан үткәрде.

...Кашыкка салып йотарлык чибәр кызны үзенеке итәр өчен ярыйсы гына тырышырга туры килде аңа. Югыйсә, Диләгә гашыйк егетләр бихисап иде.
— Мин аны бер күрүдән яраттым! Мондый хәл кинода гына буладыр дип уйлый идем... — Диләне беренче очраткан көнне Иршат бергә укыган дустына серен сөйләде. — Менә ул университет баскычыннан төшеп килә... Алтынсу бөдрәләре атлаган саен селкенеп куя... Аяклары... Күзләре... Ә елмаюы! Аннан, әйтерсең, нур бөркелә! Мин өнсез калдым, бер сүз дәшә алмадым. Ышанасыңмы, беркемгә дә болай гашыйк булганым булмады!
— Ышанам, нигә ышанмаска. Беләм мин ул беренче курс кызын. Аңа тулай торакның бөтен егетләре гашыйк.
— Ә нигә мин аны моңа кадәр күрмәгәнмен икән?..
— Чөнки син Зәйнәп белән яшисең, Иршат! Синең күзеңә ул гына күренергә тиеш!
— Зәйнәп... Зәйнәп кызганыч, әлбәттә... Аның белән бүген үк сөйләшәчәкмен!
— Син нәрсә? Әллә Зәйнәп белән араларыгызны өзәргә телисеңме? Бер минут күргән 17 яшьлек кыз өчен?
— Син аңламыйсың. Ул кыз — минем гомер буе көткән кешем. Миңа язган күкләр бүләге...
— Мда... Беренче курста бу сүзләрне сөйләсәң, бәлки, аптырамас та идем... Без бит инде бишенче курста, дус. Зәйнәптән дә яхшырак кыз таба алмассың...

Иршатка әти-әнисе дә күптән түгел шул ук сүзләрне әйткән иде. «Бу кыздан да яхшыракны таба алмассың, балам. Синең өчен үлеп тора! Үзе уңган, ягымлы. Туйны озакка сузмыйк, никах укытыйк!» — диде аңа әнисе быел җәй Зәйнәп белән танышкач та.

Ә яшьләр үзләре туйны да, никахны да укуны тәмамлап, диплом алгач оештырырга ниятләде. Бишенче курста сентябрьдән үк алар университеттан ерак түгел бер фатирдагы бүлмәгә яшәргә керде. Фатир хуҗасы булган әбекәй студент яшьләрдән хакны да күп сорамады. Әле бергә яшәүләренә өч кенә атна үткән иде...

— Син нәрсә сөйлисең, без бит инде ничә ел бергә, мин сине аңламыйм... — дип елады Зәйнәп, ул кичтә Иршатны тыңлаганнан соң.
— Гафу итә алсаң, гафу ит... Мин хәзер башканы яратам, — диде Иршат, башын иеп, һәм сумкасын алып, ишеккә юнәлде.
— Юк, мин сине җибәрмим! Мин яратам сине! Ничек яшим синсез... — дип юлына аркылы төште Зәйнәп, яшьләренә төелеп.
— Мин синең бәхетле булуыңны телим, Зәйнәп, — диде Иршат һәм, ишектән Зәйнәпнең кулын алып, тиз генә чыгып китте.
— Ә мин синең бәхетле булуыңны теләмим! — дип кычкырды ярсыган кыз. — Шундый ук авыр хыянәт белән очрашсаң иде!

...Чибәрләрдән чибәр Диләнең йөрәген яулау җиңелләрдән булмады, ләкин Иршат хыялына иреште. Ике елдан соң өйләнешеп, тату гына яшәп китте алар. Диләнең мәхәббәте аныкы кадәр ялкынлы булмавын аңласа да, бәхетле иде Иршат. Тик менә Диләнең сәламәтлегендәге проблемалар гына тормышларына караңгы төсләр китерде шул... Доктор хаклы, кирәк булса, ул Диләсенә йөрәген дә бирер иде, бөер генә нәрсә...

...Дилә яткан палатага ашкынып килеп керде Иршат. Анализ нәтиҗәләренең нинди икәнен белергә ашыкты, бу көннәрдә аны чыгарарга тиешләр бит. Ниһаять, сөйгәне өйгә кайтачак! Ләкин Диләнең караваты буш иде.
— Диләм кайда? — дип сорады ул шәфкать туташыннан.
— Ул... Ул кичә дәваханәдән чыкты...
— Ничек? Ничек чыкты? Мин бернәрсә дә аңламыйм...
— Сезгә менә моны калдырды, — дип авыр сулап, Иршатка хат сузды шәфкать туташы.

Иршат, ашыгып, хатны укый башлады.
«Иршат, мөгаен, син мине кичерә алмассың. Шуңа кичерүеңне сорамыйм, — дип башлана иде бу хат. — Сизгәнсеңдер, мин сине син мине яраткан кадәр ярата алмадым. Мөгаен, шулкадәр мине яуларга тырышуыңа каршы тора алмаганмындыр... Яратуың өчен рәхмәт! Гомеремне коткаруың өчен мин сиңа соңгы сулышыма кадәр рәхмәтле булачакмын. Аңлый алсаң, аңла — мин үлеп гашыйк булдым. Беркайчан да булмаганча. Ул — бик лаеклы кеше, мине дәвалаган доктор... Без бу шәһәрдән китәргә булдык. Зинһар, эзләмә мине. Синең бәхетле булуыңны телим!»

«Ә мин синең бәхетле булуыңны теләмим!» — Кайчандыр үзенә Зәйнәпнең шундый сүзләр кычкыруын исенә төшерде Иршат һәм йөрәгеннән чыккан үксүен тыя алмады...

                                                                                                                                   Чыганак

  Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе