Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ачкычыңны калдырма

«Казаннан кайтышлый, юл өстендәге бер кибеткә туктаган идем. Тиз генә чыгасы һәм артта пассажир да булгач машинаның ачкычын алып тормадым. Чыксам, ГАИ инспекторы көтеп тора. 300 сум штраф ди. Шофер чыгып киткәндә ачкычны машинада калдырган өчен дә штраф түләтәләр мени хәзер?» дип редакциябезгә мөрәҗәгать итте Балтачтан А. Фазылов.

Без бу сорауны үз чиратыбызда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фәргать Шәфигуллинга бирдек.
- Әйе, андый закон да көченә керде хәзер. Йөртүче, транспорт чарасының үзеннән-үзе кузгалуын яки йөртүчесе югында файдаланылуын булдырмау өчен кирәкле чараларны күргән булса гына үз урыныннан транспорт чарасын калдырып китә ала. Югарыдагы хат очрагында йөртүче гаепле, ачкычны кабызу йозагында калдырган. Арттагы пассажирның башына нинди уй килмәс.
- Ачкычны шулай калдыру нәтиҗәсендә булган аварияләр дә бармы әллә?
- Кызганыч, бар шул. Мәсәлән, 10 март көнне Балтачта ПХөснетдинова үзенең җиделесен бер йорт янында калдырып китә. Моны аракы эчеп кәефләнгән А.Хәйруллин күреп ала. Һәм миен спирт парлары томалаган егет нишли? Машинага кереп утыра да кузгалып китә. Үзенең машина йөртүгә хокукы да булмый. Һәм бу нәрсәгә китергән дип уйлыйсыз? Юлда барганда икенче бер машинага килеп төртелә. Апрель аенда Яңгулда да шуңа охшаш хәл булды. Р.Габдрашитов җиделесен ачкычын да алмыйча калдырып китә һәм моны күреп алган В.Гарипов җайлап кына кереп утыра да Балтачка китә. Үзе транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Бәхеткә, авария булмый. Әле май бәйрәме көннәрендә генә Балтачта М.Ганиев «Жигули»е белән дә шундый хәл булды. Р.Гыйләҗев, исерек баштан, туктап торган машинага кереп утыра. Тәмәке савытыннан ачкычны алып кабыза да, транспорт йөртүгә хокукы булмаса да кузгалып китә. Кариле авылы буйлап барганда, идарәне югалтып, мәгълүмат тактасына килеп бәрелә.
- Ачкычын машинада калдырып киткән өчен шоферларга штраф салу ихтыяҗы быел гына тумагандыр инде?
- Юк, билгеле. Узган ел да хуҗасы калдырып киткән машиналарга утырып китүчеләр булды. Хәтта урлау очраклары да бар. Мәсәлән, узган ел Балтачта А.Садыйковның тугызлысын билгесез юнәлешкә куып алып киттеләр. Кабызу ачкычын машина ишегендәге кесәчектә ишекләрен бикләмичә калдырган булган. Чепьяда А.Копаров бер эшмәкәрнең шулай «әзерләп» калдырган машинасына утырып китеп бара. Үзе исерек һәм элегрәк шуның өчен транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Бәхеткә, бер урамга кергәндә машина сүнә һәм шунда аны полициянең участок инспекторы тоткарлый.
- Димәк, машинаны бикләмичә һәм ачкычын алмыйча аз гына калдыру да бик куркыныч икән. Һәм моның өчен шоферга штраф җәзасын уйлап бик дөрес эшләгәннәр.
- Әйе, штраф күләме 300 сум гына булса да, шоферларны уяулыкка өйрәтер дип уйлыйбыз.
- Штраф димәктән, аны түләүдә дә яңалыклар булган дип ишеттек.
- ГАИ штрафын элек бер ай эчендә түләмәсәң, ике тапкыр арттырып, ләкин мең сумнан да ким түгел, түләтәләр яки 15 тәүлеккә кадәр ябып куялар иде. Әле түләмәгән штрафың да шуңа өстәлә. Быел 9нчы майдан штраф түләү срогы озынайтылды. Ирекле рәвештә түләмәсәң, 71нче көнне генә административ штраф өстәләчәк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250