Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ачык тәрәзә... бала гомере

Республикабызда балаларның тәрәзәдән егылу очраклары әледән-әле булып тора. Көннәр җылыта башлау белән быел да мондый берничә фаҗига булды. Узган елны республикада 5 нарасыйның гомере өзелгән булган.

Кечкенә баланы күздән ычкындырырга ярамый. Алар көтмәгән-уйламаган җирдә дә үзләренә "маҗара" таба. Шуңа да балаларның имгәнү очраклары шактый еш күренеш.

Балалар күбрәк пешә, караваттан егыла, ишеккә кулларын кыса. Соңгы елларда исә тәрәзәдән егылып имгәнүчеләр саны арта. Ешрак мондый куркыныч хәлләр 1 яшьтән (баланың йөри башлаган вакыты) алып 5-6 яшькә кадәрге нәниләр белән була.

Тәрәзәдән егылып төшүләрнең артуы нигә бәйле? Фаҗигаләр пластик тәрәзә куйдыра башлагач киң таралган. Тәрәзәләр уңайлы да, җылыны да яхшы саклый, әмма кечкенә балалары булган кешеләр өчен алар зур куркыныч тудыра.

Заманча җайланмаларны нәни бала да бик җиңел ача, тәрәзәгә куелган москит челтәрләре аркасында исә нәни курку хисен сизми. Челтәр исә ертылмаган очракта да, аның беркетмәләре сабый авырлыгына чыдата алмый. Нәтиҗәдә, еш кына балаларның тәрәзә тирәсендәге уеннары бик аяныч тәмамлана.

Нарасыйның тәрәзәдән егылып төшүендә кем гаепле? Күпләр әти-әнине сүгәргә ашыгыр. Әлбәттә, аларның гаебе зур - карап, саклап җиткермәгәннәр. Әмма күп очракларда мондый хәлләр имин гаиләләрдә булган. Берәүләр балаларын берничә секундка гына күздән ычкындырган, икенчеләренең өе тулы бала - башкаларын караган арада, берсенә игътибар җитеп бетмәгән.

Баланы бер генә минутка да үз яныңнан җибәрмичә тотып булмый. Шуңа да бүген балаларны җәрәхәтләнүдән саклаучы җайланмалар бик күп. Һәр балалар кибетләрендә өстәл почмакларына бәрелүдән, электр розеткаларына бармак тыгудан, шкаф ишекләренә кул кыстырудан саклаучы чаралар сатыла. Сабый тәрәзәне үзе ача алмасын өчен дә тоткычларга махсус йозаклар куйдыртып булла, дип яза Интертат.ру сайты.

Фото: http://vladimir.mk.ru/articles/2015/05/27/deti-vse-chashhe-vypadayut-iz-okon.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250