Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Адмирал"дагы янгында һәлак булучыларның гаиләләренә берәр миллион сум күләмендә компенсация түләнә башлады.

11 март көнне Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтелә башлады. Беренче миллион күчерелгән, икенче түләү дүшәмбе көнне шәхси счетта булачак.

"Татар-информ" агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин сөйләгәнчә, ике һәлак булучының туганнарына матди ярдәм билгеләнгән инде. Беренче миллион күчерелгән, дүшәмбе көнне сумма шәхси счетта булачак. Аның сүзләренчә, "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында каза күрүчеләр дә Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча тиешле матди ярдәмне алачак. Әмма бу медэкспертлар ясаган нәтиҗәдән соң гына башкарылачак: сумма алган җәрәхәтләргә карап билгеләнә.
Искәртеп узабыз: һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 әр миллион сум акча биреләчәк. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән Россия Федерациясе гражданнарына, сәламәтлекләренә килгән зыян дәрәҗәсенә карап, 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акча бүленәчәк.
Янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән чит ил гражданнарына Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренә мәетне туган җирләренә илтүгә әзерләнүгә һәм транспортта илтүгә киткән чыгымнары компенсацияләнәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Фото: http://www.ntv.ru/novosti/1359696/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250