Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аэропортта паразит

"Казан" аэропортында Таҗикстаннан килгән зира орлыгында куркыныч карантин объекты саналган чормавыч табылды.

Чормавыкчалар семьялыгына керүче бу паразит чүп үләне басуларда уңышның күләмен һәм сыйфатын нык киметә, азыклар аша терлек организмына эләгеп, аларда агуланулар китереп чыгарырга мөмкин. Ул үсемлекләрдә (бертөклеләр, карабодай, шикәр чөгендере, томат) күп төрле йогышлы авыруларны таратучы булып та тора. Шуңа күрә тиешле документлары (фитосанитар сертификаты) булмаган бер генә төрле чәчүлек материалын да читтән алмаска кирәк. 2012нче елның апреленнән карантин объектлары еш ачылу сәбәпле, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Әзербайҗан республикаларыннан чәчүлек материаллары, үсентеләр алып кайтуга чикләү кертелде. Кул сумкасы белән дә алып чыгу тыела. Орлык, үсенте кире җибәрелә яки урында ук алынып, аэропорт пичендә яндырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250