Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аерылам дип әйттең дә, бетте түгел

Аерылам дип әйттең дә, бетте түгел. Гаиләсен таркатырга теләүчеләргә ярты ел көтәргә туры килмәгәе. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары аерылышу тәртибен катлауландыру турындагы мәсьәләгә кире әйләнеп кайткан. Аерылышучылар санын ничек киметергә? Бу сорауга җавап бар инде.

Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимне хуплаган. Аны киләсе атна ахырында ук Россия Дәүләт Думасы депутатларына тапшырырга ниятлиләр. Мәгълүм булганча, узган елның җәендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, гаиләләрнең ныклыгы өчен бергәләп көрәшергә кирәк, дигән фикер белдерде. "Тормыш булганда, төрле хәлләр чыга, - диде ул. - Әмма гаиләдә уртак тел таба белү мөһим. Татарстанда аерылышу тәртибен катлауландырырга кирәк". Бу мәсьәләне Дәүләт Советында көз көне үк тикшерә башладылар. Нәтиҗәсе мәгълүм.

Парламент вәкилләре ЗАГС яки судка аерылышу турында гариза тапшырганнан соң, парларга уйлар өчен бирелә торган вакытны озайтырга киңәш итә. Гамәлдәге Россия Гаилә кодексы нигезендә әлеге чор бер ай тәшкил итә. Депутатлар исә, ашыгыч адым ясаудан саклап калу өчен, ким дигәндә өч ай вакыт кирәк, дигән фикердә. Ир һәм хатынның берсе генә "иреккә чыгарга" телиме, әллә икесе дә бу хакта хыялланамы, барыбер 90 көн көтәргә туры киләчәк.

Суд аша аерылышу тагын да читенрәк булырга мөмкин. Хәзер парларның берсе аерылышырга ризалык бирмәгән очракта, суд эшне тикшерүне өч айга кичектереп тора ала. Татарстан депутатлары исә моның белән килешмәгән. Аерылышырга теләүчеләрнең берсе моңа каршы килсә, өстәвенә аларның балигъ булмаган балалары да булса, ир һәм хатынга яхшылап уйлау өчен ярты ел вакыт бирергә кирәк, дигәннәр. Бәлки, дуслашып та китәрләр. Депутатлар Гражданлык-процессуаль кодексына да үзгәрешләр кертмәкче. Хәзер ир яки хатынның берсе судка килмәгән очракта да карар чыгара алалар. Алга таба моңа чик куймакчылар. Менә шундый хәлләр!

Парламент вәкилләре әзерләгән тәкъдим Гаилә кодексына үзгәрешләр кертүгә бәйле икенче омтылыш инде. Аның беренчесен узган елның көзендә үк әзерләп бетерделәр. Хәтерләсәгез, ул вакытта балага өч яшь тулганчы, ир-ат гаиләне ташлап чыгып китә алмый, дигән тәкъдим дә бар иде. Тик былтыр закон проекты Россия Дәүләт Думасына кадәр барып җитмәде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимне камилләштереп бетерергә кирәк, диде. Сүз нәкъ менә "өч ел аерылышырга ярамый", дигән яңалыкка бәйле булырга мөмкин, дип фикер белдерүчеләр дә булды. Хәзер балага бер яшь тулганчы, гаиләне таркатырга ярамый. Акылга утыру өчен шул вакыт та бик җиткән, диючеләр шактый. Киләчәктә аерылырга теләүчеләр саны кимерме, монысын вакыт күрсәтер. Быелның беренче чирегендә Татарстанда 4 мең 260 гаилә теркәлсә, 3 мең 329 пар таркалган.

Сүз уңаеннан, быел башкалада аерылышу турында карар кабул иткән гаиләләр белән психологлар да эшли башлады. "Гаиләне саклыйк" үзәгенә мөрәҗәгать иткән 122 парның 79ы дуслашкан, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе белгечләре.

Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14624

Фото: http://www.bigoutlook.ru/wp-content/uploads/2015/09/brak.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250