Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аерылышсагыз, никах балдагын сакламагыз!

Белгечләр шулай киңәш итә. Ни өчен, дисезме?

Гадәттә, күпләр бер-берсенә бик рәнҗеп, үпкәләп, ачуланышып аерылыша. Кайберәүләр бу вакытта җан ачуы белән никах балдакларын атып бәрә. Гаҗәпләнерсез, ләкин алар дөрес эшли, чөнки шулай еллар буе җыелган негативтан арына.

Психологлар да никах балдагын сакламаска киңәш итә. Хәтта сул кул бармагына киеп йөргән балдак та һәрвакыт уңышсыз мөнәсәбәтләр турында искә төшереп торачак. Бу яңа танышуларны да тоткарларга мөмкин.

Халык сынамышларына ышансак та, аерылышканнан соң балдакны я ташларга, я, эретеп, башка бизәнгеч эшләтергә кирәк.
Әгәр кеше бу балдакны башкага бүләк итсә, ул аңа барлык негативны да күчерәчәк. Белгечләр аерылышканнан соң калган балдакларны негатив өчен “магнит” белән чагыштыра.

Кыйммәт йөзекне ташлау кызганыч, әлбәттә. Аны ломбардка тапшыру хәерлерәк. Акча артык булмый!

Бик сирәк очракта гына кешеләр матур, яхшы мөнәсәбәтләр саклап аерылыша. Бу очракта никах балдагын истәлеккә сакларга мөмкин, ди белгечләр.

 

 

Фото: https://zen.yandex.ru/

Автор:Ләйсән Якупова

Чыганак: Кызыл Таң 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев