Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аерылышу өчен... отель

Аерылышу – авыр нәрсә. Ләкин бу хәлне берничек тә урап узып булмый икән, аны стрессларны мөмкин кадәр киметеп, хәтта матур итеп үткәреп җибәрергә мөмкин. Моның өчен бары... калын кесә кирәк.

Австралиядә тиздән аерылышучы парлар өчен биш йолдызлы махсус отель ачарга җыеналар. Бу гади булмаган отельдә араларын өзәргә җыенучылар 48 сәгатькә ике аерым VIP-номерга урнаша. Бу вакыт эчендә алар тыныч. Яхшы мохиттә адвокатлары, психологлар белән очраша һәм барлык мәсьәләләрне хәл итә.

Искиткеч яхшы хезмәтләндерү, ресторан, СПА-процедуралар кешеләргә дустанә мөнәсәбәттә, тыныч аерылышырга ярдәм итә икән. 48 сәгать буе матур итеп аерылышу өчен сигез мең доллар акча кирәк икән. Өстәмә чаралар һәм күбрәк көннәр таләп ителсә, әлбәттә, хак арта.

Мондый отельләр АКШ, Бөек Британия һәм Нидерландларда бар икән инде.

Кызык, безнең гади халыкны шулай аерылыштырып карганда ни булыр иде? Бәлки яңадан теркәлгән никахлар саны артыр иде...

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аерылышу