Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аерым антенналар кемнәргә кирәк булачак?

Алдан хәбәр иткәнчә, цифрлыга телевидениегә күчү 14октябрьгә кадәр озынайтылды.

Исегезгә төшерәбез, карау өчен телевизорларда DVB-T2 тапшыру сигналын куллана торган җайланма булырга тиеш. Соңгы модель телевизорларда алар бар, ә менә 2013 елга кадәр чыккан яссы модельле телевизорларда булмаска мөмкин. Телевизорның паспортыннан карарга кирәк. Шулай ук элекке кинескоплы телевизорлардан да карап булмаячак. Бу очракларда 20 каналны бушлай карау өчен шушы сигналны тота торган приставка-ресивер алырга кирәк.

Телевизорларда алда әйтелгән җайланма булса, бөтен төр антенналардан да карап булачак. Өйдән карый торганына гына махсус приставка кирәк. Гомумән, бу үзгәреш районда 5 процент кешегә генә кагылырга мөмкин. Бездә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 4340 “нокта”да кабельле (интерактив) телевидениега, 4152 урында “тәлинкә”гә тоташканнар, 1086 хуҗалык кына эфирлы телевидение аша (нәкъ менә гадәти антенна белән) карыйлар. Бу яңалык беренче ике төркемгә кагылмый, алар гадәти тәртиптә тапшыруларны карый алачак.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цифрлы телевидение