Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Афәрин, кызлар-малайлар!

«Иминлек тәгәрмәче-2013» республика конкурсының быелгысы Яр Чаллы шәһәренең «Кояшлы» балалар лагеренда узды. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары конкурсына Татарстанның барлык почмакларыннан 58 командадан 10-12 яшьлек 232 бала җыйналган иде.

Шунысы аеруча куанычлы булды, элеккеге елларда югалткан позициябезне Балтач гимназиясе командасы дүртенче мактаулы призлы урынны яулап, районыбызга кабат кайтарды. Ә бит 2 ел Европа чемпионы булган Казан шәһәренең җыелма командасы һәм Чаллы шәһәрләре командаларыннан гына калышу, ай-яй, бик җиңелләрдән булмагандыр. Авыл районнары арасында исә беренче булу, нинди зур горурлык.

Кыскасы, гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен алып баручы Ринат Мөхәрләмовның күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе, ниһаять, үз җимешләрен бирде. Ринат Камилевич үзе дә олы бүләккә лаек булды. Республикабызның баш инспекторы Рифкать Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты алды. Аерым дистанцияләрдә дә күркәм нәтиҗәләр күрсәтте Андрей Ефремов һәм Азат Закиров кебек малайларыбыз.

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» станциясендә Андрей - икенче, Азат өченче урынны яуладылар. Андрей «Велосипедны фигуралы йөртү» станциясендә дә икенче булды. Шулай итеп, шәхси зачетта Андрей өченче призлы урынны яулады. Билгеле, шушы минутларда Алсинә Нуриева һәм Ләйсән Фазылҗанова кебек тырыш кызларыбызның исемнәрен атап узмый мөмкин түгел. Командабыз өчен бар тырышлыкларын бирделәр алар. Ничек афәрин димисең?! Яшь инспекторлар отрядлары оешуның 40 еллыгына багышланган юбилей конкурсы әнә шундый зур җиңү китерде районыбызга.

Фото: komionline.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250