Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Агач агарту серләре

Язгы кояш нурлары кайрыларын пешермәсен өчен, көзен агач һәм куакларның кәүсәләрен агартып калдырырга кирәк.

Агарту кайры астында кышларга җыенган корткычлардан да саклый.

Агачларны температура +3... +5 градуска кадәр төшкәч, дымлы, болытлы көнне агартырга кирәк. Шуннан алда агартуның мәгънәсе юк, җылыда корткычлар йомырка салуны дәвам итә.

Агартыр алдыннан агачның кәүсәсен мүк, лишайниктан чистартырга, җәрәхәтле урыннарга бакча сумаласы сыларга кирәк. Яшь агачларны тупас тукымадан тегелгән эш бияләе белән ышку да җитә. Карт агачларның зарарланган урыннарын сәламәт кайрыга кадәр чистарталар, тиешенчә чистартылган кәүсәдә корткычлар кышлый алмый.

Кәүсәне скелет ботаклар биеклегендә, өстән аска таба агартып барырга кирәк.

Агачларны кимерүчеләрдән саклау өчен, агарткыч катнашмага 1 аш кашыгы карбол кислотасы яки креолин кушарга була.

Чыганак: irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач агач агарту