Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Агач көлен җиргә очырма

Күп кенә бакчачылар туфракка аз нәтиҗәле ашламалар кертәләр ә менә көлне санга да сукмыйлар.

 Күпләр сәнәгать эшләп чыгара торган минераль ашламаларны көлдән өстенрәк дип саныйлар, ә бит (бигрәк тә каен утыныныкы), без көн саен куллана торган культураларның уңышына, аның сыйфатына тәэсир итү буенча хәтта алардан узып та китә. Көлдә, азоттан кала, үсемлекләр өчен кирәк булган туклыклы матдәләр бар. Анда калий (4-20 процент), фосфор ( 20 процент) һәм кальций барсыннан да күбрәк (20-31 процент), бор, марганец, молибден, цинк, бакыр һ.б. микроэлементлар да бар. Аларның барсына да аеруча чөгендер, бәрәңге, кишер һәм башка яшелчә үсентеләре мохтаҗ була. Известьле ашламалар урынына көлне әче туфракларны яхшырту өчен дә файдаланырга мөмкин. Безнең мичләрдәге көлнең кыйммәте шулар белән билгеләнә дә инде.

 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев