Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Агачларга карап үзеңең холкыңны белә аласың

Өрәңге (11-20 апрель, 14-23 октябрь) Бу билге астында туганнар гадәти кешеләр рәтенә кермиләр. Тыйнак һәм кыюсыз булсалар да, алар тәвәккәллек сорый торган адымнар ясарга сәләтле. Алар- тиктормас, ачык, сөйкемле кешеләр. Мода артыннан кумасалар да, килешле һәм пөхтә киенәләр. Өрәңгеләр аерым бер сәләткә ия: алар янында кеше йөрәген ачып бирүен сизми...

Өрәңге (11-20 апрель, 14-23 октябрь)
Бу билге астында туганнар гадәти кешеләр рәтенә кермиләр. Тыйнак һәм кыюсыз булсалар да, алар тәвәккәллек сорый торган адымнар ясарга сәләтле. Алар- тиктормас, ачык, сөйкемле кешеләр. Мода артыннан кумасалар да, килешле һәм пөхтә киенәләр. Өрәңгеләр аерым бер сәләткә ия: алар янында кеше йөрәген ачып бирүен сизми дә кала. Ләкин Өрәңге ишеткәнен чәчеп йөрми, чит кешеләрнең тормышына тыкшынмый, башкаларны гаепләми. Аны үз хәле күбрәк кызыксындыра. Өрәңгенең эчке сиземләве көчле, интеллекты югары. Аны беркатлы, киң күңелле дип әйтеп булмый, кайчакта ул хәтта әдәпсез дә була ала. Мәхәббәттә мондый кешеләр белән авыр. Алар гаилә бәхете эзләми. Шәхесе кабатланмас, кызыксыну даирәсе артык киң, шуңа күрә гаиләне тоткынлык дип саный. Ләкин үзе кебек үк фикерләүче һәм зәвыклары туры килүче кешене очратса, аларның мөнәсәбәтләре озакка да сузылырга мөмкин. Аның өчен рухи бәйләнешләр мөһимрәк.
Чикләвек агачы (21-30 апрель, 24 октябрь-2 ноябрь)
Бу билге астында туганнар - каршылыклы шәхесләр. Алар сөйкемле, әдәпле, шат күңелле булу белән беррәттән, көйсез, агрессив һәм эгосит та булырга мөмкин. Алар үзләре хакында әйбәт тәэсир калдыру, аннары моннан файдалану өчен, әдәпле булып күренергә тырышалар. Чикләвек агачының киләсе мизгелдә ни эшләячәген фаразлап та булмый: ул үзе дә газапланырга ярата, башкаларны да мәҗбүр итә. Ул әйләнә-тирәдәгеләрне үз ихтыярына буйсындырырга омтыла. Чикләвек агачы - бик яхшы стратег. Ул үз гамәлләренең азагы ничек буласын алдан ук уйлап куя, тәвәккәл карарлар кабул итә, үч алучан да була ала. Ул вөҗдан газабы кичерүчеләрдән түгел. Тапталган юлдан бамый, кагыйдәләргә буйсынмый, компромиссны танымый.
Ясмин (1-14 май, 3-11 ноябрь)
Кеше белән оста аралашканлыктан, Ясмин, кайда гына булса да игътибар үзәгенә әверелә. Ул тыштан сабыр, уенчак, проблемасыз булып күренә. Бары тик якыннары гына аның бик хисчән, күңеле тиз кителүчән икәнен белә. Тышкы шат күңеллелеге белән Ясмин пессимистлыгын яшерергә тырыша. Ул - дипломат, төпле, уйлап эш итүчән, карарларны саклык белән, ахырын уйлап кабул итә. Ләкин, эшенә бик җаваплы караса да, шәхси тормышында алай ук булдыра алмый. Гаилә ркасында чикләүләрне яратмый, вакыт-вакыт бәйсезлек өчен көрәшергә омтыла. Ясмин белән никахта тору җиңелләрдән түгел, ул шикчел, хорафаларга ышанучан. Барыннан да бигрәк ул балаларны ярата, алар белән уртак тел таба белә.
Дәвамы бар.
Фото: http://www.minskgreen.by/articles/filosofiya-i-istoriya/item/79-derevya-ili-sueveriya-sosedey-chto-vyibrat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев