Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Агачларны кисү һәркемнең шәхси эшеме?

Агач-куакларны яшеллек чыганагы, дибез. Әмма шул ук яшеллек чыганагы якында яшәүчеләр өчен куркыныч тудырырга да мөмкин.

Көннәрдән-беркөнне артык үсеп, картаеп киткән агач сынып, көчле җилдә авып, кешеләргә, төзелеш корылмаларына зыян салмас, дип беркем дә гарантия бирә алмый.

Дөрес тә, электр линияләренә, газ торбаларына комачаулык итүче мондый үсентеләрне әлеге тармак хезмәткәрләре кисеп, тәртиптә тота. Ә менә ул агачларны исәпсез-хисапсыз кисмиләрме? Моның өчен кем җаваплы? Яңа агачлар тиешле күләмдә утыртыламы? Бу һәм башка мәсьәләләрне кайгыртучы кешеләр бармы икән дип иң беренче чиратта Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировага мөрәҗәгать иттек, яз көне ДОСААФ янында киселгән юкәләр турында сорадык.

– ДОСААФ янында киселгән юкәләр электр чыбыкларына тия иде, куркыныч тудырганга күрә аларны кисәргә мәҗбүр булдык. Гадәттә шулай: зур һәм чергән агачлар киселеп бара, чөнки алар йорт түбәләренә, машиналарга, башка корылмаларга, иң мөһиме, кешеләр өстенә сынып төшеп, шактый зыян китерергә мөмкин.

Андый агачларны ХЭС оешмасы хезмәткәрләре кисә. Агачны кисү мәсьәләсен халык үзе дә хәл итә: алардан килгән гаризалар тикшерелә һәм карар кабул ителә. Агачларның ботаклары электр чыбыкларына тисә, подстанция утны өзеп тора да, тиешле эшен башкара. Кирәк булмаган, зур, черек агачлар барысы да киселә, андый куркыныч тудырган агачларны саклап утыру кирәк тә түгелдер, – диде Фиалка Закирова.

Һәр киселгән агач урынына яңасы утыртыла, диде ул. Ә менә «Хәзер ничек утыртыла соң? Кабат кисәсе булмасмы?» кебек сораулар белән чисталык комиссиясе секретаре Фәнил Муллахмәтовка мөрәҗәгать иттек. Ул авария китереп чыгарырга мөмкин булган агачлар газчы һәм электрчылар тарафыннан киселергә тиеш икәнен дә ассызыклап үтте. «Яңа агачларны утыртканда аларның урнашу урынын бары тик районның баш архитекторы билгели. Районда һәр агач та дөрес урында утыртыла», – диде Фәнил Шамилович.

Кече Лызига кергәндә уң кул якта калган бер катлы элеккеге райпо кибете янындагы каеннар парковка ясар өчен киселгән икән. Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин шулай диде. Бу хакта сөйләшүләр булган, кибетне банкет залы итеп үзгәртергә телиләр икән, ә агачлар комачаулаган, күрәсең. Сергей Анатольевич төзекләндерү эшләре башкарылачак, яңа агачлар утыртылачак, дип ышандырды.

Кече Лызи авыл советы секретаре Лариса Михайловадан әлеге карарның рәсми документы бармы, агачларны кисәргә сездән рөхсәт алдылармы, дип сорадык. «Безгә мөрәҗәгать иткән кеше, бездән рөхсәт алган кеше булмады. Мин бернинди документ та күрмәдем. Бәлки Сергей Анатольевичтан рөхсәт сораганнардыр, әйтә алмыйм. Бик законлы эш булмый инде бу. Әлеге мәсьәләне күтәрмәү уңайрактыр, үзегез беләсездер», – диде Лариса Михайловна.

Кемнең эше икән бу дигәнгә «Белмим, кибет хуҗасыныкыдыр», диде. Тагын бер кат: кемнең эше һәм кем җаваплы?

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев