Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Агачлы елга саен чүплек

Яз көне чисталык икеайлыгы республика күләмендә игълан ителә һәм шушы чорда массакүләм җыештырулар оештырыла. Халык активлаша, тирә-юнен чистарткалый. Тик аннары тиеш булмаган җиргә чүп атулар янә башлана һәм менә көзге чорда рейдлар яңартыла.

Күпчелек очракта район административ комиссия сәркатибе Алия Мәрдәнова һәм экологияне саклау инспекторы Мансур Ибраһимов үткәргән рейдларда нинди генә күренешләргә тап булырга туры килми. Шулар хакында Алия үзе менә нинди фикердә: «Август ахыры сентябрь башында тикшерүләр Смәел, Шеңшеңәр, Яңгул, Салавыч, Норма җирлекләрендә узса, октябрьдә калганнарына да рейдлар оештырылды. Дөресен әйтергә кирәк, тикшерелгән авыллар арасында иң аянычлы хәлдәгесе - Түбән Сәрдек. Әлеге авылда административ комиссия язгы айларда да табигатьне чүпләүчеләр белән зур көрәш алып барган иде. Кызганычка, безнең үгет-нәсыйхәт авыл халкының аңына бик үтеп кермәгән. Авылда мулла, укытучы кебек укымышлы кешеләрнең дә капка төпләреннән ерак та түгел чүплек ясаулары шаккаттыру белән берлектә күңелдә ачу кузгатты. Комаров завод авылында да үзләрен һәрьяклап чүп-чар белән әйләндереп алган хуҗалыкка тап булдык: капка төпләрендә тимер-томыр, машина тәгәрмәчләре, запас частьлар ауный, хуҗалык янәшәсендә шифер кисәкләре, юынтык су урын «алган». Ә бакча башындагы елга тавык үләксәсе, бәрән башы белән тетрәндерде. Авылның клуб артына да игътибар җитеп бетми дигән нәтиҗә ясап була. Авылларыбызның зур проблемасы булып әлеге дә баягы агачлы елгалар кала. Алар әйтерсең лә: «Нигә чүпне җыеп тилмерәсез, миңа гына китереп салыгыз», дип халыкны ымсындырып, гөнаһка этәрә. Моны Көшкәтбаш, Югары Субаш, Түнтәр авылларының күпләгән елгалары дәлилли.

Язгы чисталык икеайлыгының башыннан үткәрелгән тикшерүләрне дә исәпкә алсак, кызыклы нәтиҗә ясарга була. Табигатьне пычратып, шуның белән авыл һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерү кагыйд­әләрен бозган өчен административ комиссия утырышына кереп, штраф түләгән гражданнар янәдән мон­дый адымга бармыйлар, әйләнә-тирәләрен гел тәртиптә тотарга омтылалар. Чөнки штрафлар күләме кечкенә түгел».

Алиянең сүзләренә өстәп шуны гына әйтәсе килә, әлегә кадәр табигатькә чүп-чар ташларга җөрьәт иткән кешеләр әлеге язмабызны беренче кисәтү итеп кабул итсен иде. Кара эшләрне кар күмеп китәр дип өметләнмәгез зинһар, чисталыкка бүгеннән алыныгыз.

Рәсемдә: Чепья авылындагы бер капка төбендә без менә шушындый «күчтәнәч»кә тап булдык. Агач «тартма» эченә йорт хуҗалары еллык «байлык»ларын тутырып барганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250