Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әгәр әни икәнсең...

Инга Тургангалиева, волонтерлык эшләре белән Татарстанга танылган Чепья урта мәктәбе укучысы Давид Тургангалиевның әнисе:

– Хатын-кызның бөтен матурлыгы – ана булуда, диләр. Миңа калса, ана булуга җитди аң белән карарга кирәк. Балаң бар икән, аңа вакытыңны кызганма, укыт аны, юнәлеш бир, булыш, ярат. Мин улыма һәрвакыт адәм баласы җәмгыятькә файдалы булырга тиеш дим. Кешегә акыл, ватанпәрвәрлек, җаваплылык, кешеләрне, табигатьне ярату дигән хисләр бирелгән. Әгәр дә адәми затта бу хисләр ташкыны юк икән, димәк ул кешелек сыйфатларыннан ерак тора. Улыма һәрчак ваемсызлыкның, икейөзлелекнең, сатлыкҗанлыкның начар гадәт икәнлеген төшендерә киләм. Без улым белән күп вакытны бергә үткәрәбез, мөһим вакыйгаларны уртага салып сөйләшәбез, тарих, психология белән кызыксынабыз, мәшһүр шәхесләр турында язылган китаплар укыйбыз. Давидны кече яшьтән үк күп укырга өйрәтәм, хәзер исә вебинарлар тыңларга күндерәм. Шәхси китапханәбездә 1000 тирәсе китап урын алган. Бергәләшеп төрле файдалы җәмгыяви чараларга йөрибез, 2018 елда ай буе Мәскәүдә футбол буенча Бөтендөнья чемпионатында булдык, төрле спорт мәйданчыкларында катнаштык, Бөтендөнья кунаклары белән таныштык. 2017 елда Казахстанда булып, 9нчы май көнне Тараз каласында хәрби киемнәрдән һәм флаг җилпеп Җиңү автоузышында катнаштык. Мин Давидны сыйфатлы классик көйләргә, сәнгатькә тартырга тырышам, шуңа да без бик еш музейларга барабыз, тарихи урыннарда булабыз. Давид инде кечкенәдән үк халык сәнгатенең һәм гореф-гадәтләренең мөһимлеген зур көчкә ия икәнлеген аңлый.

Без тәрбия турында бик күпне сөйли алабыз, әмма ничек кенә булмасын, тәрбия барыбер гаиләдән килә. Безнең балаларыбыз дөньяны ничек кабул итүебезне күреп, табигатькә, социаль мохиткә карата мөнәсәбәтебезне, җаваплылык төшенчәсен күреп үсә. Тормышта әни исеме һәм дә ананың балага карата ярату хисләре искиткеч зур роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев