Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Агарсын да, йомшак та булсын.

Агарсын да, йомшак та булсын. Тиз дә кипсен. Машинадан ис тә килмәсен. Моның өчен кер юганда гап-гади шартларны гына үтәргә кирәк. Беләсезме?

Кер агарсын, төсләре яктырып китсен өчен, машинага 2-3 таблетка аспирин салырга кирәк икән. Ә инде киемнәр йомшак та булсын, элкке хәленә кайтсын дисәгез, кер юганда бераз гына балалар шампуне өстәргә кирәк. Керләрне, киемнәрне төс буенча гына түгел, тукыманың тыгызлыгы буенча да араларга, машинада утырмалар булмасын, ис тә килмәсен өчен авыз чайкый торган махсус бальзам-сыекчаны ярты стакан чамасы салып, чайкату режимында эшләтергә кирәк. Керләрегез тизрәк кипсен дисәгез, сыктырган чакта машинага коры сөлге салырга, төсле әйберләр юганда 2-3 аш кашыгы тоз салырга киңәш бирелә.

Болай эшләсәң, керләр йомшак та, төсләре ачыграк та була ди, янәсе. Мин үзем интернеттагы мондый киңәшләргә бик сак карыйм. Кызыксынучылар булса, эшләп карый ала...

Фото:pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр