Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Агрохимсервис» берләшмәсе базасында язгы кыр эшләре буенча укулар булды

Бүген, быелгы язгы кыр эшләре нәрсәсе белән үзенчәлекле, безнең җирләрдә нинди агротехник чаралар куллану, нинди культуралар, аларның нинди сортларын игү, ашламаларны ничек куллану отышлы һәм язгы кыр эшләрендә кирәк булачак башка күп мәгълүматлар буенча белем өстәү өчен район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнары «Агрохимсервис» берләшмәсе базасына укырга килделәр.

Алар алдында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары, Казаннан килгән белгечләр, галимнәр сөйләделәр, соңгы елларда игенчелек өлкәсенә кертелгән яңалыклар, тәҗрибәләр белән таныштырдылар. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның да катнашуы бу укуларның кирәкле һәм районда игенчелекне алга җибәрүдә әһәмиятле бер чара икәнлеген күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250