Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Агымсулар үз юлын тапса

Агымсулар үз юлын тапса, тыныч кына гөрләп ага. Гаилә тормышы да нәкъ менә агымсулар кебек, үз юлын тиз тапса, гөрләтеп яши башлый. Тиздән күпләр өчен үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләгә әйләнә.

Безнең кечкенә генә урамыбызда да матур гаилә корып яшәүче парлар шактый. Әмма бүген сүзем Ферия апа һәм Фәрит абый Гыйматдиновлар турында. Май башында бу күркәм гаилә үзләренең парлы тормышларының 50 еллыгын бәйрәм иттеләр. Туганнары, балалары, оныклары җыелган табынның түрендә кадерле әти-әни, яраткан әби-бабай, хөрмәтле туган булып утырдылар.
Фәрит абый сугыш бетәргә 15 көн калгач, олы бала булып туган. Аннан соң туган 3 сеңелгә күз-колак булып тору, кирәк чакта яклауны Фәрит абый бүген көлемсерәп кенә искә төшерә. Ә менә фин сугышыннан яраланып кайткан Зыятдин абыйга терәк булып, гаиләне туендыру өчен күргән михнәт-газаплар кайчан онытылыр микән?
Дуслары белән күрше-тирә авылларны бер итеп йөри торган Фәрит абый Сәрдек клубында Ферия апаны күрә дә, миңа язган кыз шушы, егетләр, дип шунда ук кыз белән таныша. Баксаң-күрсәң Ферия Чепья участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли икән. Фәрит абый тимерне кызуында сугарга яраткан егет буларак, бер ел үтәр-үтмәстә Ферия апаны дүрт почмаклы өйгә җиденче кеше итеп алып та кайта. Яшь гаиләне сөендереп бер-бер артлы өч бала дөньяга килә - Ленар, Алсу, Гүзәл. Бүген инде гаиләгә килен-кияүләр дә өстәлде, шөкер, алары да үзләре үстергән кебек.
Гыйматдиновлар гаиләсендә тормыш арбасы гел туры тигез юлдан гына тәгәрәгән дисәм, берәү дә ышанмас. Әмма авыр чакта җилкәсенә башын салырга, сынауларны бергәләр күтәрергә, шатлыкларга бергәләп куанырга якын, ышанычлы кешең булганда бер гаилә дә сынмас, сыгылмас. Үзе дә сигез баланың иң өлкәне булып үскән Ферия апага зур гаиләгә ияләшүе авыр булмый. Йорт эшен дә батырып эшләп, тегү-чигү, бәйләү эшләренә дә җитешкән Ферия апаның 40 ел шәфкать туташы булып эшләве дә күпләр сокланырлык. Фәрит абыйның да 36 ел стажы бар, кан басымы уйнамаганда җәйләрен күрше-тирә малайларын машинасына утыртып балыкка алып китә. Бу йорттан элек-электән кеше өзелми, туганнарга да дусларга да урын түрдән. Биана белән биатаны 36 ел кадер-хөрмәттә яшәтеп балаларга үрнәк күрсәткән бу гаилә бик күпләргә өлге итеп күрсәтерлек. Кызлары Башкортстанда яшәсәләр дә елга берничә мәртәбә төп йортка кайту җаен табалар, көненә берничә тапкыр хәл-әхвәлне белешәләр. Балтачта яшәүче уллары Ленар да көн аралаш диярлек әти-әни янына ашыга.
Әнә шулай башкалардан әллә ни аерылмасалар да Фәрит абый белән Ферия апа Гыйматдиновлар ил-көннең тынычлыгына, тормышларның муллыгына, гаиләләренең иминлегенә сөенеп яшәп яталар. Ходай парлы тормышлардан тиз генә аермасын иде, дигән теләктә алар бүген.
Гөлсинә Животникова, Чепья авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250