Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәйге вакытка күчәбезме?

Дәүләт Думасында җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кире кайтарырга тәкъдим итәләр.

Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеев (КПРФ) җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кире кайтару турындагы канун проекты әзерләгән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында яза. Депутат тәкъдим ителгән үзгәрешләрне астрономик үзенчәлекләр белән аңлата.

«Россия субъектларының административ үзәкләрендә мартның соңгы якшәмбесеннән октябрьнең соңгы якшәмбесенә кадәр уртача кояшлы көндезге вакыт 13 сәгать 10 минуттан да иртәрәк килмәскә тиеш. Болай булганда елның иң озын көннәрендә кояш баю 22 сәгатьтән дә алданрак булмаячак, ә кояш чыгу иртәнге 4:30 сәгатьтән дә иртәрәк булмаячак», – дип аңлатты ул.

Матвеев сүзләренчә, бу таләпкә 12 төбәк кенә туры килә: Приморье, Алтай, Байкал арты, Камчатка һәм Пермь крайлары, Кемерово өлкәсе – Кузбасс, Алтай, Башкортстан, Оренбург, Томск, Новосибирск, Сахалин өлкәсе.

— Ил буенча җәйге вакыт кирәклеген раслый, – дип нәтиҗә ясый Матвеев.

 

Исегезгә төшерәбез, Россия даими кышкы вакытка 2014 елда күчте. 2011 елга кадәр халык елга ике тапкыр сәгать укларын күчерә иде. Аннан россиялеләрнең берара җәйге вакыт буенча яшәп алды.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күптән кирәк җәйге вакыт! Җәен иртәңге өчтә кояш чыгуга караганда, кичен 9:30да кояш баю яхшырак.

    Теги: вакыт җәй