«Әйләнеп кайтыгыз» (+видео)
«Амин» дигән вакытка туры килсен. Барысы да исән-имин тизрәк әйләнеп кайтсыннар»
Ләйсән Гыймаева кызы Таңсылу белән «Әйләнеп кайтыгыз» җырын яздырган.
Әлеге җырның авторлары – Мансур Шиһапов һәм Рим Хәсәнов.
«Бу җырны Рим абыйдан рөхсәт алып җырладык. Бүгенге көнгә бик актуаль, туры килердәй җыр, дип уйлыйбыз. Ил бурычын үтәргә киткәннәр тизрәк, исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә калабыз», – дип тәкъдим иткән җырчы кызы белән дуэтны.
Җырчының теләкләренә виртуаль дуслары да кушылган. «Амин» дигән вакытка туры килсен. Барысы да исән-имин тизрәк әйләнеп кайтсыннар», – дип хуплаган алар җырчыны.
«Бишле» генә түгел, «алтылы». Соклангыч», – дип бәя биргән тыңлаучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев