Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Ак күлмәкле хатын-кыз башыма кулларын салды..."

Клиник үлем нәрсә ул? Табиблар, галимнәр аны төрлечә аңлатса да, әлегә төгәл генә аңлатма бирүче юк.

Берәүләр кешенең баш миенең кайбер күзәнәкләре әле исән булганлыктан, кеше төрле кичерешләргә дучар була, дисә, икенчеләре исә аны кешенең хәтта саташуы белән дә аңлата. Ничек кенә булмасын, клиник үлемнең барлыгы күптән исбат ителгән инде.

Билгеле, автоварияләр һәрвакыт көтелмәгәндә була. Сүз барачак кеше дә куркыныч һәлакәткә тарыган. Ул олы юлдан мотоциклда барганда идарәне югалта. Егет берникадәр вакыт асфальт өстендә ята һәм бик күп кан югалта. Инде тәмам хәле беткәндә ул янына ак күлмәкле бер хатынның килеп тезләнгәнен күрә.

Хатын кулларын аның башына сала һәм тынычландыра башлый. "Барысы да яхшы булачак, куркырга кирәкми", - ди ул. Ахыр чиктә, мотоциклчыны медицина хезмәткәрләре коткара.

Дәваханәдә аңына килгәч, егет шунда ук бу хатын турында сораша башлый, ләкин урынга килгән ашыгыч ярдәм бригадасы аның янында бернинди хатын-кыз да булмавы, ә ашыгыч ярдәмне авария урыны янында туктаган ике ир-егет чакыртканлыгын әйтә. Әмма егет бу хатынны бик ачык күрүен билгели.

Кем булган ул хатын-кыз! Әлеге сорауга җавап бирүче юк, дип яза Кызыл таң.

Фото: ezoterika.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эзотерика