Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ак яки сары гына

13нче декабрь көнне булган видеобрифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2012нче елдан гамәлгә керәчәк Федераль Закон белән таныштырып: «...барлык пассажир һәм йөк ташып, заказлы җиңел автомобиль хезмәте күрсәтүче таксилар да ак яки сары төстә генә булачак, - дип белдерде.

- Барлык Европа илләрендә дә бу күптән шулай эшләнгән, таксилар юлдагы автомобиль агымыннан күренеп, аерылып торалар. Бу халыкка такси хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, әлеге бизнесны җайга салу максатыннан үзгәртеләчәк», дип тә белдерде министр.
Моннан соң таксистлар өчен машина йөртүдә 5 еллык тәҗрибә булу, таксиларга елына ике тапкыр мәҗбүри техник күзәтү үткәрү һәм таксиның түбәсендә фонаре яки махсус җайланмасы булу да шарт. Киләчәктә Федераль Закон безнең районда үз көчечә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев