Укучылар һәр сугыш чоры баласының өендә булып, интервьюлар алып, фотоларга төшереп альбомнар төзеделәр
Безнең буын яхшы тормышта яши. Якты, матур, җылы мәктәпләрдә белем алабыз. Машинага гына утырып йөрибез...
Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Ә бит алар безгә шушы якты тормышны бүләк итүче. Безгә, яшьләргә, алар исән чакта мөмкин кадәр күбрәк истәлекләр сөйләтеп калырга кирәк. Безнең мәктәптә бу юнәлештә күптән эш башланды. Укучылар һәр сугыш чоры баласының өендә булып, интервьюлар алып, фотоларга төшереп альбомнар төзеделәр. Мин үзем әтиемнән әнисе хакында сөйләттем.
Минем әбием Гомәрова Сәхипҗамал 1924 нче елда Бөрбаш авылында Ибраһим белән Гыйльмиҗамал гаиләсендә дөньяга килә. Тик ул бик яшьләй ана назыннан мәхрүм кала. Икенче класста укыганда, 1933 нче елны әнисе үлә. Алар өч бала үги әни кулында үсәләр. Шулай әйбәт кенә яшәп ятканда, ил өстенә зур кайгы килә: Бөек Ватан сугышы башлана. Әбиемнең әтисе дә сугышка китә. 1942нче елны аның үлгән хәбәре килә. Бу алар өчен бик зур кайгы була. Әбием шулай да җидееллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, фермага эшкә керә. Авылда барлык эш тә хатын-кыз кулына кала. Фермада иртә таңнан алып кичкә кадәр ачлы-туклы эшләгәннәр. Малларга ашатырга булмаган, абзарлар суык, хайваннар ачтан үлгән. Өйгә кайтсалар, ягарга утын, ашарларына ризык, кияргә киемнәре юк. Эшләгән хезмәт көненә акча бирмәгәннәр. Әбием әле бу вакытта бары тик яшь кыз гына булган. Аларның да безнең кебек матур итеп киенәселәре килгән. Ләкин алар түзгәннәр, чөнки илдә сугыш барган. Сугыш еллары булса да, алар авылда төрле концертлар, кичәләр, бәйрәмнәр оештырганнар. 1943 нче елда әбиемне ФЗОга эшкә алалар. Ул Горький шәһәрендә хәрби заводта эшли. “Өч ел ярым шул заводта күргәннәремне әйтеп бетерерлек түгел”, - дип сөйли торган булган. Яшь кыз илбасарларны тар-мар итү өчен үзеннән бик зур өлеш кертә. Әбигә монда эшләве бер дә җиңел булмый. Шулай булса да, аларга бирешергә ярамый. Чөнки сугышта аларның әтиләре, туганнары безнең өчен көрәшкәннәр.
Әбием 2007 нче елның 31 нче ноябрендә вафат булды. Кызганыч, ул вакытта мин бик кечкенә идем. Әтием сөйләве буенча, карт әбием вафатына кадәр бик еш: “Безнең күңелләрдә сугыш күрсәткән авырлыклар мәңге торып калды”, - дип сөйли торган була. Чыннан да, аларның тормышлары белән хәзерге тормышны чагыштырганда, безнең тормышыбыз бик күпкә җиңел. Безнең буын яхшы тормышта яши. Якты, матур, җылы мәктәпләрдә белем алабыз. Машинага гына утырып йөрибез, тәмле ризыклар гына ашыйбыз, төрле заманча киемнәр генә киябез.
Мең-мең рәхмәт Сезгә, сугыш һәм тыл ветераннары! Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршылаганда сафларыгыз сирәгәймәсен! Озын гомер, нык сәламәтлек Сезгә!
Нафисә Акбирова,
Бөрбаш урта мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев