Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Акбур зыянлы түгелме?

Акбурга тартылу күп вакыт йөкле хатын-кызлар, балалар һәм яшүсмерләрдә күзәтелә, ул организмга кальций һәм Д витамины җитмәү белән бәйле. Рационга балык, сөт ризыклары кертегез.

Әмма ул анемия, калкансыман биз эшчәнлегендәге тайпылышлардан да була ала.

Акбур 98% кальций карбонатыннан тора, составына магний карбонаты, металл оксидлары керә. Ул канда тимер микъдарын күтәрми, анемиядән тилмерүчегә файдасы юк. Мәктәптәге акбурга, нык булсын өчен, гипс, җилем кушалар, төзелеш акбурында зыянлы катнашмалар күп. Табигый акбур табуы авыр. Даруханәдән кальций глюконаты яки кальцийлы препаратлар алырга мөмкин.

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акбур