Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Акча түләми генә, чүп тапшыру җаен тапканнар Шеңшеңәрдә

Шеңшеңәрдә чүпне килешү төземәгән кешеләр дә тапшыра дигән шик бар.

2-62-53 номеры буенча бик күп кенә шалтыратулар кабул итәбез, ләкин соңгы шалтырату бик серле дә, кызык та булып чыкты. Әлеге проблема бүгенге көндә бөтен авылларда да бар дип әйтергә мөмкин

- Шеңшеңәрдә Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы килеп атнага бер тапкыр чүп җыя. Ләкин килешүләрне бөтен кеше дә төземәде. Шуннан чыгып миндә сорау туа, килешү төземәгән кешеләр чүпләрен кая куя, аларны экологлар тикшерәме икән, чөнки авыллардагы чүплекләрне бетерегә дип баралар бит. Икенчедән, әлеге кешеләр арасында да килешү төзелгән кешеләр кебек үк чүпне урамга чыгарып куючылар бар. Чүп җыйганда боларны тикшерүче бармы икән? - дип шалтыратты бер абзый.

- Чүп җыючыларның кулына исемлек бирелә, шуның буенча алар килешү төземәгән кешеләрнекен калдырып китәләр. Ә аннан соң без ул кешеләр белән тагын бер кат сөйләшеп, килешү төзергә тырышабыз, дип җавап бирделәр Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгында.
Фото: tautasinfo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250