Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Акча җыю серләре

Хезмәт хакын алуга, иң беренче итеп, билгеле бер сумманы аерып куегыз һәм аның барлыгын “онытыгыз”

1. Хезмәт хакын алуга, иң беренче итеп, билгеле бер сумманы аерып куегыз һәм аның барлыгын “онытыгыз”. Аннан соң түләүләрне түләгез.

2. Начар кәефле чагыгызда кибетләрдән ерак йөрегез. Андый вакытта уйланылмаган сатып алулар булуын көт тә тор.

3. Ташламалар да файдага түгел, күбрәк зыянга була. Бәясенә генә карап алынган киемнәр, гадәттә, киелми. Әгәр арзан әйбергә кызыксагыз, үзегезгә сорау бирегез: “Мин моны тулы бәясенә алыр идемме?” Җавап тискәре икән, икеләнмичә кибеттә калдырыгыз.

4. Ипотека, кредитларыгыз булса, шуларны вакытыннан алда ябу ягын карагыз. Банкка бурычлар була торып, акча җыярга маташу – тишек кисмәккә су ташу белән бер. Кредитларның процентлары кертемнәрнекеннән зуррак икәнлеген үзегез дә яхшы беләсездер.

5. Теш табибына вакытында барыгыз. Соңга калып мөрәҗәгать итү күпкә кыйммәткә төшә.

6. Аласы килгән әйбернең бәясен эш вакытына күчереп карагыз. Мәсәлән, ике көнлек хезмәт хакы урынына сез бик кызыккан күзлекне алырга риза булыр идегезме?

7. Акчаны гел эреләтеп торыгыз. Купюра ваграк булган саен, аның белән саубуллашу җиңелрәк.

8. Әйберне дуслар, туганнардан алып торырга мөмкин икән, горурлыкны читкә куеп тору яхшы.

9. Акчаны нәрсәгә җыюыгызны һәм кайчан алырга теләвегезне төгәл белегез. Максатсыз бу эш бик акрын барачак.

10. Гадәттә, ирләр кирәкле товарны гына алучан. Әгәр сезнең гаиләдә дә шулай икән, күпчелек очракта азык-төлекне ир алса отышлырак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: www.ptoday.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр акча җыю