Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Ахыргача энем исән дип көттек. Әле күмеп кайткач та, һаман моңа ышанасы килми...»

Бер ай элек Мамадышта югалган 22 яшьлек егетнең мәетен табулары хакында без хәбәр иткән идек.

26 май көнне Мамадыш районы аша үтүче Кама елгасында билгесез ирнең үле гәүдәсе калкып чыга. Моңа тап булган балык тотарга килгән кеше тиз арада ашыгыч хезмәтләргә һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук саклау органнары ачыклаганча, үлгән ир апрель аенда югалган Раил Мирзасалиховның мәете булып чыга. 

27 майда мәрхүмне туган авылы Усәлидә җирләделәр. 

— Ахыргача энем исән дип көттек. Аны эзләүне игълан иткән идек, - дип сөйләде безгә Раилнең апасы Айзилә, - Хәзер хокук саклау органнары "суицид" дигән беренчел версияне карыйлар. Әмма без моңа берничек тә ышана алмыйбыз, чөнки мондый адымга бару өчен аның бернинди сәбәп һәм шартлары юк иде. Ул бик тыныч, юаш, эчми-тартмый, кеше белән бәхәскә кермәүчән егет булды. Аның хәтта йөргән кызы да юк. Әни икебезне берүзе үстерде. Мин туган авылыбызда яшәүче әнигә көненә бер-ике тапкыр шалтыратсам, Раил 4-5 тапкыр шалтыратты. Әни өчен үлеп китте. Ул автотранспорт техникумын тәмамлады, юл трассасында урнашкан кофе сату ларегына көн дә барып эшләде. Бездән ерак түгел бер йорт аша фатирны арендалап яшәде. Ялларында әни янына ашыкты. Кыш көне Мамадышның үзендә фатир алам дип план корып йөрде, шуңа акча туплап бара иде. 

Раил агымдагы елның 16 апрелендә югала. Шул вакыттан бирле аның хакында беркем берни белми. 

— Кешене өмет йөртә бит, без югалганнарны табуда ярдәм итәргә мөмкин дип күрәзәчеләргә бардык. Төрлесе төрлечә әйтте, әмма һаман күңелдә ышаныч яши иде. Коллыкка алып китеп эшләтүчеләр турында ишетеп - белгәнгә, без моңа да тукталдык. Бер-ике ел эшләтерләр дә, кайтып керер дип уйладык. Берничә күрәзәче буып үтергәннәр дигән версия әйтте, әле соңгы тапкыр 18ендә барган идек шундый юраучы әбигә, ул безне шулай дип әйтеп кайтарды. Канатларыбыз каерылса да, өмет чаткылары барыбер сүнмәде. Әле күмеп кайткач та, һаман моңа ышанасы килми, - дип елый Айзилә.  

Хокук сакчылары версиясенә дә ышанмый ул. 

— Раил югалган көнне, ул яшәгән фатирга бардык, бар да тәртиптә, өстәлендә әле яңа гына кибеттән алып кайтып куелган җиләк-җимеш, азык-төлек тора, икенче көнгә эшкә барырга дип машинасына да бензин салдырып куйган. Бер дә үз-үзен үтерергә теләгән кеше гамәлләренә ошамаган бит инде бу, - дип ачына Раилнең апасы,- Шуңа хәзер суд-медэкспертиза нәтиҗәләрен көтәбез, ул Казанга җибәрелгән. Бер атнадан соң әзер булырга тиеш диделәр. 

Айзилә гаиләләренә килгән кайгыны мистика белән дә бәйли. 

— Үлем безнең өйнең капкасын былтыр какты, ураза ае иде. Нәкь май аенда, чәршәмбе көнне без әбиебезне күмдек, менә быел да нәкъ чәршәмбе көнне энебезне җир куенына салдык. Үз янына чакырды микәнни бахыркаем, - ди Айзилә. 

"Шәһри Казан" редакциясе Раилнең якыннары, әнисе Фәридә апа һәм туган апасы Айзиләнең авыр кайгысын уртаклаша. Күркәм сабырлыклар сезгә. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/akhyrgacha-enem-isn-dip-kttek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев