Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аккошлар йөзгән күлдә су коенмагыз!

Ни өчен дисезме?

«Гемотест» лабораториясе дерматовенерологы Александра Филева су коену тыелган сулыкларда төрле авырулар йоктырырга мөмкинлеге турында кисәтә.

«Акмаган сулыкларда церкариоз — „су коенучыларның кычынуы“ белән зарарланырга мөмкин. Бигрәк тә аккошлар, үрдәкләр, акчарлаклар яратып йөзгән буаларда һәм күлләрдә су коенганда инфекция йоктыру куркынычы зур», — дип ассызыклый ул.

Авыруны паразитның личинкалары (церкарияләре) китереп чыгара, ул еш кына су кошларында була, дип аңлата эксперт.

«Церкарияләр корбанны суда таба, тиресен тешли һәм өстәге катламга үтеп керә. Тешләгән урыны кызара һәм бик нык кычыта. Кеше организмында паразит үрчеми. Ләкин, үлгәндә, аллергик дерматит китереп чыгаручы токсиннар бүлеп чыгара», — дип аңлата табиб. Аның сүзләренчә, лямблиоз — эчәк инфекциясен дә нәкъ шундый сулыкларда эләктерергә мөмкин.

«Су коенганда су йотып йоктырырга мөмкин. Бу балаларның ни өчен ешрак лямблиоз белән авыруларын аңлата. Организмга кергәч, лямблий эчәклекнең эшчәнлеген боза һәм нерв системасын какшатучы токсиннар бүлеп чыгара. Авыру гадәттә берничә атнадан соң гына үзен сиздерә: кендек һәм уң кабырга тирәсендә эч авырта башлый, күңел болгану барлыкка килә, аппетит югала, эч йомшару эч катуы белән чиратлашырга мөмкин», — дип сөйли белгеч.

Җәйне таралган тагын бер инфекция — ротавирус. Әгәр авызга пычрак су эләксә, бу чирне йоктырырга мөмкин. Бер тәүлектән соң температура күтәрелә, эч авырта, кешенең эче китә һәм ул еш коса башлый.

«Бу инфекциянең төп куркынычы — сусызлану, шуңа күрә аз порцияләр белән еш кына чиста су эчеп торырга кирәк. Ә махсус эремәләр су-тоз балансын тулыландырырга ярдәм итәчәк», — дип белдерә табиб.

Әгәр су коенганнан соң күзләр кызарса, баш авыртса, ә аннары тиресе саргая башласа, табибка күренергә кирәк.

Моннан тыш, рөхсәт ителмәгән пляжларда вируслы А гепатиты, сальмонеллез, дизентерия һәм хәтта холера һәм корсак тифы йоктырырга мөмкин.

Пляжда «Су коену тыела» дигән язу, чынлыкта, сулык санитар һәм эпидемиологик тикшерүне үтмәгән дип кисәтә, ди белгеч.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аккош