Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Актаныш районы Такталачык авылында гарасат китергән зыян миллионнар белән исәпләнә

Иң зур казаны "Таң" хуҗалыгының ындыр табагы күргән.

(Актаныш, 8 август, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). 6 август көндез көтмәгәндә чыккан көчле җил, дөньяны караңгылыкка күмгән болытлар Актаныш районының Такталачыкта коточкыч нәтиҗәләр китереп чыгарган.  Ярты сәгать чамасы гына дулаган давыл шәхси секторларга шактый зыян салган, электр линияләрен яраксыз хәлгә китергән. Иң зур казаны "Таң" хуҗалыгының ындыр табагы күргән. Мизгел эчендә икмәк саклана торган ике амбарның түбәсен алып ташлаган ул, дип яза җирле басма.

Торнадо булды бугай ул бөтенләй. Әйләнеп-әйләнеп торды бит, - дип искә ала бу вакыйганы хуҗалык хезмәткәре, - ярый төшке аш вакыты иде. Шуңа күрә кеше корбаннары юк. Юкса, бер амбар эчендә кайткан икмәкне эшкәртеп торучылар бар иде.

Калай профнастилдан эшләнгән түбәнең бер ягы, торба, ныгытмалары белән бергә, байтак ара очып барып, икенче корылма өстенә барып төшкән. Икенче як түбәне исә торнадо әйләндереп җиргә салып куйган. Көзге чәчүгә әзерләнгән бөртекләр дә зыян күргән. Быелгы икмәкне, гомумән, су эченнән алып, башка корылмага күчергәннәр.

"Таң" хуҗалыгы кичәге гарасат нәтиҗәләрен миллионнар белән исәпли. - 1,5 – 2 миллион сумлык зыян күренеп тора. Иң гаҗәбе, әлеге корылмаларның берсе 3 ел элек тә давыл нәтиҗәсендә зур зыян күргән иде. Ул чакта аның түбәсен демонтажлап кына калмадык, тулысынча яптык. Һәм менә тагын шушы ук хәл. Ни сәбәпледер гарасат нәкъ шул полосадан үтә, - ди хуҗалык җитәкчесе Рафис Миңнеханов.

Әмма "Таң" кемнәндер ярдәм көтеп утырырга җыенмый. Инде кичә үк көчле давылдан зыян күргән түбә ябуларын демонтажлау, чистарту һәм ватыкларын чыгару буенча эш башланган. Шунысы аянычлы, хуҗалыкның әлеге корылмалары иминиятләштерелмәгән булган.

Хәер, зыян күргән шәхси секторларның да нибары берсе генә иминиятләштерелгән Такталачыкта. Яңа төзелгән лапасларының түбәсен бөгәрләп ташлаган ихата хуҗасы йорт-җирне иминиятләштерергә өлгермәгән идек, дип уфтана. Өстәвенә, "канатланган" түбә каршы як күршеләргә дә зыян салган. Ул зыянны кем капларга тиеш икәнен ачыклау белән мәшгүль алар.

Нигездә, давыл ихатадагы каралты-кураларны пыран-заран китергән. Йортларга зыян килмәгән. Түбә калайлары урамның каршы ягына да очкан, хәтта көтүлеккә кадәр барып җиткән алар. Шактый еллар үзенең зурлыгы белән күңелгә шом салып торган тупыл агачы да кичә шартлап сынган. Нәтиҗәдә, газ торбасы бөгелеп, бер йорт газсыз төн чыккан. Кеше яшәмәгән йортның бер рәт шиферы да гарасатның юлына каршы торган булса кирәк – хәзер ул урын шиферсыз.

Алдан әйткәнчә, гарасат нәтиҗәсендә Такталачыкның бер урамында электр линиясенә зыян килгән, урында ут өзелгән.

Бәхеткә, газ, телефон элемтәсе, ут буенча проблемалы урыннар килеп чыкса да, әлеге хезмәттә эшләүчеләрнең оператив эш йөртүе нәтиҗәсендә, өзеклексезлекләр килеп чыкмады. Кешеләргә зыян килмәде. Аларга чиксез рәхмәтлемен, эндәшү белән килеп җиттеләр. Авыл халкы да, бердәм булып, үз техникаларында гарасат нәтиҗәләрен бетерүдә зур эш башкарды, - ди авыл башлыгы Рәдис Мирзануров.

Җирлек башлыгы зыян күрүчеләргә кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә дә тырышачагын белдерде, диелгән район хәбәрендә.

Табигать бәла-казасыннан берәү дә иминиятләштерелмәгән. Шулай булгач, Ходай үзе сакласа гына инде дигән өмет белән яшисе кала.

 

Фото: Лилия Бәхтиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураган