Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Акыллы буласың килсә...

Бу киңәшне чынга алып, җимеш төшләрен күпләп ашасаң, агуланып куюың да ихтимал.

Алма төше составында майлар, аксым, сахароза, йод, калийдан тыш амигдалин (В17) да бар. Амигдалин абрикос, миндаль, шомырт, шәфталу (персик), слива, чия, груша төшләрендә дә бар. Шул сәбәпле, бу җимешләрнең төшен ашау файда итмәс, әмма бик каты агулануың мөмкин. Көненә 4−5 төш кенә ашарга ярый.

Бик аз күләмдә булса да, амигдалин карабодай, тары, җитен орлыгы, лавр яфрагы һәм миләш чабуында бар.
Берничә ел ел элек, Англия хөкүмәте кешеләргә абрикос төшләрен артык күп куллануны тыйды. Ул вакытта илдә төелгән абрикос төшләрен күпләп ашый башлаганнар. Чөнки шул нигездә ясалган БАДларны яман шешкә каршы яхшы дәва дип сату киң таралган булган.
Синиль кислотасы пешергән очракта гына бетә. Шул сәбәпле, чи килеш бу төшләрне ашарга киңәш ителми.

Автор : Төхвәтуллина Алсу

Чыганак: РИА Новости.

Фото: Ачык чыганак.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/ak..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев