Әл-Әкса мәчете тарихы
Шушы вакыйга белән Аллаһ безгә, Әкса мәчете барлык мөселманнарның да изге урыны, өстенлек хәзер бу өммәттә икәнен күрсәтә.
Әкса мәчетенең җимерелүе
Сөләйман пәйгамбәр вафат булгач, дәүләт ике өлешкә бүленә, элекке ирешкәннәр юк була, Бәнү Исраил халкы көчсезләнә. Халык арасында төрле явызлыклар тарала, пәйгамбәрләрнең сүзе үтми, аларның кайберләрен ялганчы дип гаепләнеп кыйныйлар, ә кайбер пәйгамбәрләр үтерелә. Аллаһ Коръәндә яһүдләргә мөраҗәгать кылып: «Һәркайчан берәр пәйгамбәр сезнең нәфесләрегез теләмәгән нәрсәне китергән саен тәкәбберләндегез, берләрен сез ялганда гаепләдегез, ә берләрен үтерә идегез түгелме? — дип әйтә (әл-Бакара: 87).
Явызлыклары өчен бу халык өстенә Аллаһның җәзасы килә. Безнең эрага кадәр 586нчы елда, Бабил патшасы аларга хөҗүм итә, Кудс (Иерусалим) шәһәре, Әкса мәчете белән бергә җимерелә һәм халык Бабил иленә коллыкка алып кителә. Бәнү Исраил халкы күп еллардан соң гына туган җирләренә кайтып, шәһәрне төзиләр һәм Әкса мәчетен (рус. храм Соломона) яңадан торгызалар. Шуннан соң күп гасырлар уза, Исраил балаларына күп пәйгамбәрләр килә, соңрак аларга Яхъя пәйгамбәр белән бергә Гайсә соңгы рәсүл буларак җибәрелә. Яхъя пәйгамбәрне үтерәләр, Гайсәне дә Аллаһның рәсүле буларак күпчелек халык кабул итми, тәрегә асып үтерергә телиләр, әмма Аллаһ Үзенең рәсүлен күккә алып, тәрегә башка берәүне Гайсә дип белеп асалар.
Милади белән 70нче елда, бу халыкка Аллаһтан тагын да авыррак бер җаза килә. Татлус патшаның (император Тит) гаскәре хөҗүме белән яһүдләрнең гаскәрен җиңә, Иерусалим шәһәрен җимереп юк итә, Әкса мәчете (храм) яңадан җимерелә. Җирле халыкның бер өлеше һәлак була, бер өлеше, коллыкка алына, ә күпчелеге дөнья буйлап тарала башлыйлар. Фәләстыйн җирләре Бәнү Исраил халкыннан бушап кала, дәүләт юк ителә.
Без ул китапта Исраил улларына вәхи иттек: «Сез җирдә ике мәртәбә фетнә чыгарачаксыз. Һәм сез зур бер тәкәбберлек белән тәкәбберләнәчәксез». Бу икедән беренчесенең вәгъдәсе үтәлгәч, бик куәтле көч ияләре булган [явыз] колларыбызны өстегезгә җибәрдек, һәм алар [сезне үтерер өчен], сезнең өйләр арасыннан үттеләр. Шулай вәгъдә үтәлгән булды. Шуннан соң Без аларны җиңүне сезгә кайтардык, маллар белән һәм уллар белән сезгә ярдәм иттек һәм сезне тагын да күбрәк [санлы] иттек. Игелекле гамәл кылсагыз, үзегезгә игелек кылган булырсыз. Начар гамәл кылсагыз — янә үзегезгә генә. Соңгы вәгъдә [үтәлү вакыты] җиткәч, сезне начар хәлгә төшерсеннәр дип, беренче мәртәбә анда кергәннәре кебек кабат мәчеткә [шәһәргә] керсеннәр дип, өстен чыккан һәрнәрсәләрен нигезенә кадәр һәлак итсеннәр дип өстегезгә янә гаскәрен җибәрдек". (әл-Исра: 4-7).
Ислам чоры
Аллаһ Коръәндә Бәнү Исраил халкын, барлык халыклардан сайлап алганын һәм аларга өстенлекләр биргәнен әйтә. Бу халыкка гөнаһлары өчен төрле җазалар бирелә торган булса да, Аллаһ аларга гел пәйгамбәрләр җибәреп, төрле өстенлекләр биреп торды. Бер пәйгамбәр артыннан шундук икенчесе килә иде, бер үк вакытта бер ничә пәйгамбәр аларга билгеләнә иде. Әмма алар бу өстенлекне акламадылар һәм Аллаһ алардан бу өстенлекне алды һәм дөнья буйлап куып таратты.
Пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Мөхәммәт килгәч, өстенлек аның өммәтенә бирелде. Аллаһ әйтә: «Кешеләр өчен [мәйданга] чыгарылган өммәтләрнең иң яхшысы сез булдыгыз. Сез яхшылыкка чакырасыз һәм начарлыктан тыясыз һәм Аллаһка ышанасыз. (Әл Гыймран: 110). Шуннан соң Әкса мәчете шушы өммәтнең карамагына күчте һәм өченче изге мәчетләрдән булды.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт пәйгамбәр-легенең 10нчы елында зур бер могҗиза була. Аллаһ аны төнлә Харам мәчетеннән Әкса мәчетенә күчерә. Шунда ул Бәнү Исраил пәйгамбәрләренә имам булып намаз укыта, шуннан Аллаһ аны җиденче күккә күтәрә, аның белән сөйләшә һәм Мәккәгә кире кайтара. «Бер төн эчендә Үзенең колын (Мөхәммәтне) Харам мәчетеннән тирә-юне бәракәтле булган Әкса мәчетенә күчерүче (Аллаһ) түбән сыйфатлардан пакътер...» (әл-Исра: 10)
Шушы вакыйга белән Аллаһ безгә, Әкса мәчете барлык мөселманнарның да изге урыны, өстенлек хәзер бу өммәттә икәнен күрсәтә.
Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң аның сәхабасы Гомәр ибн әл-Хаттаб хәлиф булган заманнарда, мөселманнар Кудс (Иерусалим) шәһәрен 638нче елда үз куллрына алалар. Шәһәрнең башлыклары Гомәр белән килешү төзеп, шәһәрнең капкаларын ачалар. Шуннан соң мөселманнар башта Әкса мәчетен агачтан төзеп куялар, ә инде Габдел-Мәлик хәлиф булган заманда, Әкса мәчетен таштан төзи башлый һәм аның улы әл-Вәлид мәчетне 705нче елда төзеп бетерә. Шуннан соң төрле чорларда җир тетрәүләр белән мәчет җимерелгәннән соң, бер-ничә тапкыр торгызыла. 1099 елда Кудс шәһәре тәре йөртүчеләр (крестоносцы) тарафыннан яулап алына. Алар мәчетне үз максатларына куллана. Әмма 1187 елда Сәләхетдин әл-Әйюби үзенең гаскәре белән Кудсны яңадан яулап ала һәм Әкса мәчете мөселманнарга кайтарыла.
1967 елда Кудс шәһәрен Израил дәүләте үзенә куша. Шуннан соң яһүдләрдә Әкса мәчете урынында өченче храм төзү нияте барлыкка килә, чөнки Әкса мәчете, Сөләйман төзегән мәчет (храм) урынында тора. Моның өчен махсус институт оештырыла. Бу институт бик актив эшләр башлый, план төзелә, храмның проекты ясала, урыны билгеләнә. Әкса мәчете астында казу эшләре башлана, хәтта нигез ташы инде салынган дигән сүзләр дә йөри. Бары тик уңайлы вакытның җиткәне генә көтелә.
1969 елда Австралиадан килгән бер сионист мәчет эченә кереп ут төртә, мәчетнең бөтен эче, тарихи ядкарләр белән янып бетә. Шунда Сәләхетдиннең минбәре дә һәлак була.
Хәзерге көнгә кадәр Кудс шәһәре камау астында. Иншаллаһ, бер заман килер һәм бу изге шәһәр яңадан мөселманнар кулына күчеп, бу җирләргә тынычлык килер. Мөселманнар ирекле рәвештә, бер кемнән курыкмыйча бу мәчеттә намазларын укый башларлар, төрле илләрдән бу мәчетне зиярат кылырлар.
Марат хәзрәт Сәйфетдинов,
Балтач мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев